Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2020, 13:15

Китап дөньясы сукырлар өчен дә ачык

Дөньяда 39 миллион сукыр һәм күрү сәләте начар булган 124 миллион кеше бар.

Һәр биш секунд саен дөньяда бер олы кеше, һәр минут саен бер бала сукырая. Галимнәр сукыр һәм начар күрүче кешеләр саны артуын, барыннан да элек, төрле гаджетлар һәм техник яңалыклар күбәю белән бәйли. Кеше балачактан ук шулар йогынтысына дучар була, ә күз авырулары, гадәттә, кече яшьтән үк барлыкка килә.
13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне – җәмгыятьнең игътибарын сукыр һәм начар күрүчеләргә җәлеп итү, шулай ук бу кешеләрнең җәмгыять тормышында һәрьяклап катнашуына, мәгълүмати-коммуникация чаралары ярдәмендә белем һәм мәгълүмат алу мөмкинлекләрен арттыруга, мәшгульлеген күтәрүгә, яшәү рәвешен яхшыртуга шартлар тудыру өчен билгеләп үтелә. Чишмә үзәк район китапханәсендә «Уңайлы мохит» программасы буенча күз күреме буенча инвалидлар өчен тулы бер фонд җыелган.
– Бездә аудиокитаплар, «Әдәби альманах» – «Әдәби уку» журналына кушымта, Брайль системасы буенча уку өчен «Безнең тормыш» журналы, бик күп дисклар бар, аларны Башкортстанның сукырлар өчен махсус китапханәсе аша яңартып торабыз, – дип хәбәр итте район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина. – Әйткәндәй, бу китапханәнең үз типографиясе бар, ул елга бер тапкыр табигать, республикабыз кешеләре турында журнал чыгара. Әлеге китапханә белән тыгыз элемтәдә торабыз. Безнең китапханәгә күрү сәләте начар булган дүрт инвалид йөри, бу күз авыруы булган кешеләр. Алар бөтенләй сукыр түгел, тик начар күрәләр, укый алмыйлар. Алар сәнгать әсәрләре тыңлау өчен бездән аудиокитаплар яки дисклар алалар. Авыл китапханәчеләре дә авылларда яшәүче күзләре күрмәгән кешеләр белән аралашалар, аларга яңа аудиокитаплар китереп бирәләр, китап уку кичәләре оештыралар, яңалык-лар турында сөйлиләр.
Ел саен Ак таяк көненә багышланган чаралар үткәрәбез, ул 15 октябрьдә билгеләп үтелә һәм җәмгыятькә күрү сәләте буенча инвалидларның проблемалары турында искә төшерә.
Сүз уңаеннан, аудиокитапларны сәламәт кешеләр дә бик теләп тыңлый. Чөнки өй җыештырган, ашарга пешергән яки спорт белән шөгыльләнгән вакытта да китаплар дөньясына сәяхәт итәргә мөмкин.
Читайте нас