Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2020, 16:11

Ислам нигезләрен «Zoom» аша өйрәнәләр

Хөсәен бәк исемендәге мәчеттә якшәмбе мәктәбендә биш төркемдә өлкәннәр дә, балалар да белем ала.

Җидешәр кешедән торган ике төркемдә хатын-кызлар гына шөгыльләнә. 15 бала дәресләргә якшәмбе көннәрдә йөргән. Гарәп телен өйрәнү оештырылган булган, аны Уфа шәһәрендәге Ризаэтдин ибн Фәхретдин исемендәге Рәсәй Ислам университеты укытучысы алып барган. Тагын бер төркемдә мөселман дине нигезе булган Коръән тәҗвид дәресләре бара. Әлеге вакытта мәчет дистанцион укытуга күчкән.
– Коронавируска бәйле хәлләр сәбәпле, читтән торып укытуга күчтек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: «Гыйлем алу – иң яхшы гыйбадәт», – дип әйткән бит. Кереш дәресләрдән соң уку «Skype» яки «Zoom» буенча алып барыла. Өлкәннәрне интернет-кушымталардан файдаланырга өйрәтәбез һәм аларга дәресләрнең видеоязмаларын җибәрәбез. Чөнки 65 яшьтән өлкәнрәк шәкертләребез дә бар, – дип аңлатты Хөсәен бәк исемендәге җәмигъ мәчетнең имам-наибе Усман хәзрәт Хәсәнов.
Читайте нас