Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2020, 17:44

Яратуга ярату белән җавап бирәләр

Кич. Эш көне тәмамланган. Әти-әниләр сабыйларын алу өчен балалар бакчасына ашыга.

З. Рәхмәтуллина, «Аленушка» балалар бакчасы педагог-психологы,
А. Тонерян, тәрбияче
Артем, әнисен күргәч, шатланып аның каршына йөгереп чыкты.
– Әни, әнием, бүген без кәгазьдән матур чәчәк ясадык. Аны сиңа бүләк итәм. Беләсеңме, ул ничек эшләнә?.. – дип сорады ул.
Ә әнисе ашыктырып:
– Киен тизрәк. Сине тыңлап торырга вакытым юк, – диде, һәм урамга чыгу белән баласына телефон тоттырды.
Яки мондый күренеш. Алинә әнисенә каршы йөгерә, ә ул «Эшләр ничек?» дип көндәге сорауны бирә дә, башка ата-аналар белән сөйләшә башлый.
Кадерле әти-әниләр, сабыегызга балалар бакчасында ничек кенә әйбәт булса да, тәрбиячеләре караса да, ул көн буена сезнең килүегезне көтә бит. Чөнки бәләкәй балалар өчен әти-әнисенең тормышта иң кирәкле кешеләр булуы беркемгә дә сер түгел. Алар аның өчен иң яраткан, иң матур, иң көчле, иң яхшы һәм иң якын кешеләр. Бала әти-әнисен күргәч бик шатлана. Әти-әниләрнең игътибарын шуңа җәлеп итәсе килә, бу мизгелдә иң мөһиме – яратуга ярату белән җавап бирү. Баланы кочаклап, үбеп алырга, «мин дә сине сагындым», «миңа да синнән башка кыен булды», «синең турыда бик күп уйладым» дип әйтергә була бит.
Күп нәрсә бала белән ничек сөйләшүегезгә, нинди сораулар бирүегезгә һәм аны игътибар белән тыңлавыгызга бәйле. Шуны да онытмагыз: нинди җавап алуыгыз сорауны ничек бирүегезгә бәйле булачак.
Балагыз белән сөйләшергә өйрәнегез. Исегездә тотыгыз, бала якын кешеләре белән аралашуга мохтаҗ. Шуңа күрә аның белән сөйләшүгә күп игътибар бирегез. Бу киләчәктә үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру өчен нигез булачак.
Читайте нас