Чишмэ
+9 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
25 Октября 2020, 07:49

Пенсиягә чыккач машина йөртү таныклыгы алган

25 октябрь – Автомобильчеләр көне, быел ул безнең илдә рәсми дәрәҗәдә 44нче тапкыр билгеләп үтелә.

Машина йөртүче һөнәре киң таралган һөнәрләрнең берсе булды һәм бүгенге көндә дә шулай булып кала, чөнки хәзерге заманда автомобильләрдән,автобуслардан башка берничек тә булмый – транспорт чарасы көндәлек тормышыбызда зур роль уйный.
Санжаровка авылында яшәүче Татьяна Муштанова ДОСААФның Чишмә бүлекчәсендә курсларда укып, 61 яшендә машина йөртү таныклыгы алган.
– 35 ел Уфада 161нче агрегат заводының транспорт цехында эшләп пенсиягә чыктым, – дип сөйли башлады Татьяна Владимировна. – Башта төягечтә эшләдем, диспетчер, аннары өлкән кладовщик булдым. Гомерем буе шофер таныклыгы алырга хыялландым. Безнең эштә машина йөртүче бер хатын бар иде – ул «ЗИЛ»да эшләде, мин аңа һәрвакыт сокланып карый идем, тик үзем өйрәнергә батырчылык итмәдем – ниндидер курку да бар иде, ул заманда машина йөртү хатын-кыз эше түгел дип саналды. Эштән шоферлар әзерләү курсына җибәргәннәр иде дә бит. Ирем дә һәрвакыт укы, өйрән дип әйтә килде. Тик җай чыкмады, вакытым да булмады, минем өчен ул вакытта беренче урында йорт, балалар, эш иде. 2017 елда ирем, Владимир Ильич вафат булды. Машинабызны аның турында истәлек итеп калдырдым. Тик аны йөртергә кеше генә булмады. Улым график буенча эшли, кызымның үз тормышы, гел аларга бәйле була алмыйсың бит. 2018 елда Чишмәгә килгән идем, күрәм, ДОСААФ номеры язылган машина китеп бара, – дип сүзен дәвам итте ул. – Телефон саннарын язып алдым да шалтыраттым. Барысы да – туганнар, балалар, якыннарым, дусларым – минем планны хупладылар. Нәкъ укучылар төркеме җыйган вакытка туры килдем, шулай итеп курсант булдым һәм укый башладым. Өлкән яшьтәге хатынның машина йөртергә өйрәнүенә гаҗәпләнеп караучылар да булды, тик хәлемне аңладылар. Имтиханнан бик нык курыксам да, беренче тапкыр баруда ук тапшырдым. Хәзер инде гел: азык-төлек, хуҗалык товарлары алырга да машинада йөрим, мал-туар, кош-корт асрыйм – алар өчен катнашазык алып кайтырга кирәк. Юлда бик сак йөрим, тыныч музыка кабызам. Минем тагын бер хыялым бар – баянда уйнарга өйрәнү. «Червона калына» ансамбле белән районда булган күп чараларда катнашам, җырларга яратам. Автомобильчеләр көне – минем өчен хәзер икеләтә бәйрәм, беренчедән, автотранспорт цехында эшләдем, икенчедән, хыялым тормышка ашты – хәзер мин машина йөртүче, – ди Татьяна Владимировна.
Автомобиль алыштыргысыз транспорт төре, машиналарның да, аларны йөртүчеләрнең дә саны елдан-ел арта бара. Рәсми мәгълүматлар буенча, Чишмә районында тугыз айда ЮХИДИ бүлекчәсендә 1782 автомобиль исәпкә куелган. Барлыгы 2056 машина йөртү таныклыгы бирелгән, шуларның 274е – беренче тапкыр.
ДОСААФның Чишмә бүлегендә җиде инструктор һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ике укытучы эшли, барысы да югары белемле. 2020 елда анда 300дән артык кеше төрле категорияләр буенча машина йөртү таныклыгы алган. Укучыларның күбесе яшьләр, тик машина йөртү хокукы алырга теләүчеләр арасында пенсия яшендәгеләр дә бар.
«Чишмә» гәзите барлык машина йөртүчеләрне һәм транспорт тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый һәм хәерле юллар тели.
Читайте нас