Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Октября 2020, 09:53

Башлангыч сыйныфлар бушлай аш белән тәэмин ителә

Яңа уку елы башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналарын күңелле яңалык белән каршы алды: Рәсәй Хөкүмәте 1–4нче сыйныфларда укучыларның барсын да бушлай кайнар аш белән тәэмин итте.

– 1 сентябрьдән Чишмә районының 2676 башлангыч сыйныф укучысы бушлай иртәнге аш ала башлады. Аз керемле гаиләләрдән булган балалар да туклана, меню бер төрле, финанслау – федераль бюджеттан. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм башлангыч сыйныфта укучы инвалид балалар, элеккечә, көнгә йөз сумга ике тапкыр бушлай тукланалар, акча федераль һәм республика бюджетларыннан бирелә, – дип аңлатты районның мәгариф идарәлеге технологы Инга Лукашенко.
Күп балалы аз керемле гаиләләрдән булган урта һәм югары сыйныф укучылары, элеккечә, бушлай иртәнге аш белән тәэмин ителә, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, урта һәм югары сыйныфта белем алучы инвалид балаларга, алдагы еллардагы кебек, мәктәптә бушлай иртәнге һәм төшке аш бирелә. Чишмә районында күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдән барлыгы 793, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 354 һәм 49 инвалид бала белем ала.
Урта һәм югары сыйныфта укучыларның күбесенең ата-анасы мәктәптә 55 сумлык төшке ашка өстенлек биргән, югары сыйныф укучылары өчен шулай ук 65 сумга порциясе күбрәк булган иртәнге аш та тәкъдим ителгән. Мәктәпләрдә укучылар Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге белән килешенгән Башкортстан Мәгариф министрлыгы, Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган Бердәм меню буенча туклана.
– Быел мәктәп менюсында сөт ризыклары, мәсәлән, йогыртлар күләме артты. «Туклану үзәге» җәмгыяте аш-су әзерләү өчен республикада, барыннан да элек, үзебездә җитештерелгән җиләк-җимеш, май, ит, сөт ризыкларын кулланырга тырыша, – дип билгеләп үтте Инга Витальевна.
Чишмә районының күп кенә белем бирү учреждениеләре мәктәп яны участокларыннан актив файдаланалар, үзләрендә үстерелгән яшелчә-җимешләрне менюга кертәләр. Мәсәлән, Чишмә поселогы гимназиясендә һәм 2нче мәктәптә, Бишкәҗә, Калмаш авыллары мәктәпләрендә суган, кишер, чөгендер, кәбестә үстерәләр. Ә «Светлячок» балалар бакчасы хезмәткәрләре витаминлы эчемлек әзерләү өчен үз участокларыннан карлыган җыя.
Читайте нас