– Килегез, кыенсынмагыз. Иң яхшы бал, авыз итеп карагыз.
– Бик тәмле, ысланган балык алыгыз.
Сатучылар үтеп баручыларга төрлечә мактап үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Бу көнне поселокта 60тан артык сәүдә ноктасы җәелдерелде, үстерелгән һәм җитештерелгән продукция ассортиментыннан күзләр камашты. Биредә яшелчә-җимеш, сөт һәм ысланган ит ризыклары, төрле үсентеләр, көнбагыш мае, хәтта кош-корт һәм йорт куяннары да сатып алырга мөмкин иде.
– Гомумән без бүген иртән питомниктан үсентеләр алырга планлаштырган идек, үзып барганда ярминкә үтүен күреп үсентеләрне моннан алдык. Аннары авыз итәр өчен ысланган казылык та, авыл кооперативыннан беренче тапкыр йогырт белән каймак та сатып алдык, йомырка кирәклеге дә искә төште. Ошаса, башка вакытта да гел алардан гына алырбыз, – дип тәэссоратлары белән уртаклаштылар ирле-хатынлы Игорь һәм Ольга Гурлевлар.
Яңавылдан Марат Богданов үз умарталыгыннан бал тәкъдим итте, ул умартачылык белән күп еллар шөгыльләнә, янәшәдә кызы Алия яшелчәләрне матурлап тезә: биредә кишер, чөгендер, сарымсак та бар.
Биккол авылыннан Зимфира Галимҗанова сатуга кәбестә алып килгән:
– Якынча 400 килограмм кәбестә алып килдем, 250сен саттым, барысын да сатып бетерербез дип уйлыйм. Карагыз әле, кәбестәләре нинди!
«Нур-Агро» кооперативы әгъзасы Альбина Нургалиева «Авылдан» кибете ассортиментын тәкъдим итте. Мондый ярминкәләрдә ул күбрәк халыкны үзләрендә сатылучы продукция белән таныштыру өчен катнаша, ризыкларны тәмләп карарга тәкъдим итә. Биредә йогырт, кызыл эремчек, ысланган «Адыгей» сырын авыз итеп карарга була иде.
Бу көнне үсенте алучылар күп булды, чөнки күпләр агач утырту өчен иң кулай вакыт – иртә көз булуын белә.
Чишмәлеләр бу юллар авторы белән сөйләшкәндә, соңгы ярминкә булмас, быел тагын да оештырылыр әле, дип өмет белдерделәр.