Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2020, 16:33

Мәдәният йорты гөрләп торсын

15 сентябрьдән театр-концерт оешмалары, мәдәният йортлары һәм клублар гадәти режимда эшли башлады.

– Чишмә районының барлык мәдәният учреждениеләре Өлкәннәр көненә бәйрәм чаралары әзерли, – дип хәбәр итте район Мәдәният сарае директоры Салават Гыйльметдинов.
Келәш авылының күп функцияле яңа клубына мәктәптә дәресләр тәмамланганнан соң укучылар килә. Бу гаҗәп тә түгел – биредә матур һәм заманча! Фойеда интерактив мәгълүмати стендлар, танылган якташларның тормышы һәм иҗаты турында күргәзмәләр куелган. Балалар өчен 1 октябрьдән башлап «Ритм», «Чипполино», вокал буенча «Дуслык» һәм Руфинә Мусина алып барачак «Тылсымлы сәйлән» түгәрәкләре эшли башлаячак.
Диана Әрдәширова, Юлия Чернова һәм Аделина Насыйбуллина һәм башка укучылар театр түгәрәгенә язылырга килгәннәр. Тиздән алар Галия Арсланова җитәкчелегендә Алексинның «Мәңгелек каникуллар илендә» комедиясе буенча репетициягә йөри башлаячаклар. Ә Раяна Хаҗалиева театр түгәрәгенә дә, вокалга да йөрергә булган.
– Ә вокал белән театрныкы икесе бер көнне, кайсын сайлыйсың? – дип сорады аңардан авыл Мәдәният йорты директоры Азат Арсланов.
– Икесенә дә йөрим. Җырларга өйрәнергә телим! – диде ул.
Ә кич, эштән соң өлкәннәр килә. Келәш Мәдәният йортында «Сандугач» вокал ансамбле эшли, анда 11 кеше шөгыльләнә. Быелдан башлап өлкәннәр өчен бию түгәрәге ачарга ниятлиләр, халык биюләрен һөнәри башкаручылар һәм балетмейстерлар арасында узган Бөтенрәсәй бәйгесенең өч тапкыр лауреаты, Башкортстанның атказанган артисты, лаеклы ялга чыкканнан соң авылга кайтып төпләнгән Ривхать Саттаров аның җитәкчесе булырга ризалашкан. Сүз уңаеннан, клубка гаиләләре белән килүчеләр дә бар, шуңа күрә балалар өчен ишегалдында мәйданчык һәм бинада уен бүлмәсе булуы уңайлы. Әниләре белән әтиләре репетициядә чакта балалар уйныйлар, яки интерактив экраннан рәхәтләнеп җансурәт карыйлар. «Концертлар кампаниясен башладык. Ә Өлкәннәр көненә зур чаралар программасы әзерлибез», – диде алда телгә алып үткән Азат Арсланов. Ул биредә бер ел элек эшли башлаган. Тумышы белән Келәш авылыннан. Район чараларында актив катнаша, Чишмә халык театрында уйный. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң тугыз ел «Нур» татар театрында эшләгән. Арслановлар туган авылларында йорт салганнар, өч балалары бар.
– Быел Келәшнең 270 еллыгына зур бәйрәм үткәрергә теләгән идек, пандемия комачаулады. Шуңа күрә киләсе елга кичектердек. Планнар зур. Мәдәният йорты матур, эшлисе дә, эшлисе килә, – ди ул.
2019 елда биредә 750 квадрат метр мәйданлы яңа Мәдәният йорты бинасы төзелде. 2020 елда аңа күп функцияле клуб исеме бирелде. Бинада Мостай Кәримнең әдәби мирасын өйрәнү буенча мәгълүмати үзәкнең модельле китапханәсе дә урнашкан.
Читайте нас