Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 сентябрь 2020, 13:53

Уфа хосписы ярдәм кабул итә

«Уфа хосписы» церебраль параличның авыр формасыннан алып генетик тайпылышларга кадәр төрле авырулары булган 17 бала өчен ярдәм кабул итү турында игълан итте.

Оешманың бурычы – стационар төзү генә түгел, ә паллиатив (дәваланмый торган) авыруларның гаиләләренә дә ярдәм итү.
«Көнкүрештә алар сәламәт кешенең башына да кереп чыкмаган бик күп авырлыклар белән очраша. Әйтик, су процедураларын гына алыйк. Үз тәне белән идарә итә алмаган баланы яки олы яшьтәге кешене ничек юындырырга? Шул ук вакытта аңа ничек итеп физик һәм психологик уңайлык тәэмин итәргә? Бездә бер әни өч инвалид бала тәрбияләгән гаиләләр, гәүдә авырлыгы үзен караган кешенекеннән авыррак булган чирлеләр бар, – дип сөйләде оешма хезмәткәре Светлана Нигъмәтуллина.
Благовещенскида яшәүче Оксана Дәүләтова берүзе өч инвалид бала тәрбияли. Ике малай – 4 яшьлек Марк һәм 14 яшьлек Кирилл – Уфа хосписы карамагындагы балалар.
Коену өчен махсус шезлонглар – ваннага, душ бүлмәсенә яки мунчага куярга уңайлы булган кәнәфиләр шундый гаиләләрнең тормышын җиңеләйтә ала. Ул авыру кешенең хәлен исәпкә алып сайлана.
Хоспис карамагындагы балаларны шундый кәнәфиләр белән тәэмин итү өчен 582 мең сумнан артык акча җыярга кирәк, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Акча белән бизнесменнар да, гади кешеләр дә ярдәм итә ала.
Хоспис сайтына кереп, кем күпме булдыра ала – шулкадәр хәйрия акчасы салырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Төбәктәге беренче хоспис стационары «IKEA» сәүдә үзәге янында төзелә. Ул 60 койка-урынлы Рәсәйдәге иң зур хоспис булыр, анда дәваланмый торган чир белән авыручы йөзләгән кешегә һәм балага ярдәм кулы суза алачак 6 бригада эшләр, дип күз уңында тотыла. План буенча бина 2021 елның көзендә файдалануга тапшырылырга тиеш. Медицина, идарәлек, волонтерлык штабын әзерләү һәм төзелеш барышын контрольдә тоту өчен 2019 елның көзендә «Уфа хосписы» коммерцияле булмаган автоном медицина оешмасы оештырыла. Ул әле дә паллиатив авыруларга өйдә ярдәм күрсәтә.
Бүгенге көндә Башкортстанда гомер озынлыгын кыскарткан дәваланмый торган чир белән авыручы 23 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше һәм 680 бала бар.
Читайте нас