Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2020, 13:21

Җәза – йөз сәгать эш башкару

Узган атнада, 2020 елның 31 августыннан 6 сентябренә кадәр, Чишмә районында 14 юл-транспорт һәлакате булган.

Бәхеткә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Барлык юл-транспорт һәлакәтләре дә поселок территориясендә теркәлгән. Төп сәбәбе – машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы, артка таба чигенгәндә бәрелешү. Юл-транспорт вакыйгасында гаепле бер чишмәле электән автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Суд карары белән аңа җәза – 100 сәгать холык төзәтү эшләре билгеләнгән. Тагын бер шофер – Чишмә егете, юл-транспорт һәлакәтенә очраганда исерек булган, ул да электән транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Җәмәгать суды карары нигезендә, ул 10 тәүлеккә вакытлыча тоту изоляторына урнаштырылган.
Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 200дән артык очрагы ачыкланган. Төп хокук бозулар – каршы як юлга чыгу, хәвефсезлек каешын эләктермәү, балаларны машинада махсус җайланмасыз йөртү һ. б.
Читайте нас