– Алсу Заһир кызы, комиссиянең быел нинди эшләр башкаруы турында сөйләп китегез әле.
– Хәзер Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияне балигъ яшькә җитмәгән балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуын кисәтү системасы буенча эшләүче, беренче чиратта бала хокукларын яклаучы орган дип атарга була. Агымдагы елның беренче яртысында районда балигъ булмаган балаларга һәм аларның ата-аналарына карата 120 төрле административ эш тикшерелде. Бүгенге көндә 29 яшүсмер комиссиядә исәптә тора, аларның алтысы ел башында исәпкә куелды, 13 бала (11е холкын төзәтү, ике яшүсмер балигъ яшькә җитү сәбәпле) учеттан алынды.
Балигъ булмаганнар катнашлыгында бер җинаять, өч яшүсмер катнашлыгында җәмгыять өчен куркыныч булган ике гамәл кылынды, шулай ук кече яшьтәге балаларга карата 12 җинаять теркәлде, шул исәптән 10 – алиментлар түләмәү, бер юл-транспорт һәлакәте һ. б.
102 кешегә карата 31 550 сум, шул исәптән балигъ булмаганнарга исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен 30 000 сум күләмендә штраф салынды.
Үзизоляция чорында битлек режимын саклау буенча рейдлар уздырдык, шулай ук Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы бүлеге белән берлектә районның сәүдә нокталары буенча 14 рейд үткәрелде. Аның барышында балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сатылмавы тикшерелде. Нәтиҗәдә хәмер саткан өчен ике хезмәткәр җавапка тарттырылды, тәмәке сату буенча хокук бозулар ачыкланмады.
2019 елның декабрендә снюс сату факты буенча 15 сәүдә ноктасына тикшерү үткәрелде.
Комиссия әгъзалары шулай ук гражданнарны кызыксындырган сораулар буенча кабул итә, социаль яктан имин булмаган гаиләләр исәбен алып бара, аларны контрольдә тота. Районда шундый 34 гаилә бар, аларда балигъ яшькә җитмәгән 73 бала тәрбияләнә, 4 ата-ана гаиләдәге хәлләр яхшы якка үзгәрү яки балаларны туганнары тәрбиягә алу һәм башка сәбәпләр буенча учеттан төшерелде. Балигъ булмаган балалар яшәгән йортларда урнаштырылган янгын чыгуны хәбәр итүче приборлар белән проблемалар, шулай ук ай саен 10 мең сум күләмендә ярдәм алган ата-аналарның бу акчаны тиешенчә түгел, ә спиртлы эчемлекләр алу өчен куллану очраклары да ачыкланды. Кызганычка каршы, үз вазифаларын намуссыз башкаручы ата-аналар саны елдан-ел кимеми.
Кайбер гаиләләрдән балаларны ата-анасыннан аерып алу кебек, күңелсез процедура аша да үтәргә туры килә, чөнки анда бала өчен уңай шартлар юк. Алып китү, аннары, әти-әнисе холкын төзәткән очракта, кире кайтару балаларда стресс китереп чыгарырга ихтимал.
– Балигъ булмаган яшьтәгеләр тарафыннан кылынган нинди хокук бозу очраклары бар? Сүзегезне тәмамлап, әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Гадәттә комендант сәгате үтәлми, кайчагында электричкаларда тәмәке тарталар, тиеш булмаган урында тимер юл аша чыгалар һәм башкалар. Кибетләрдә битлек кию таләбе үтәлми. Шуңа күрә, әти-әниләр балаларына күбрәк игътибар итсен иде, дип телисе килә. Әйе, күпләр хәзер берничә эштә эшли, тик шулай да бала белән аралашу, кочаклап үбү, аркасыннан сөю өчен вакыт табарга була бит. Чөнки һәр бала, кечкенә булсынмы ул, зурракмы, ярдәмгә, җылы сүзгә мохтаҗ. Бигрәк тә мөһим имтиханнар яки Бердәм дәүләт имтиханнары алдыннан бала белән сөйләшү өчен вакыт табарга кирәк, чөнки мондый чакта алар аеруча нык борчыла.