Эчкечелек – хәзерге Рәсәйнең чын бәласе, ә бит 16нчы гасырларда безнең ата-бабаларыбыз исерткеч эчемлекләрне бөтенләй кулланмаган.
– Мин эчкече түгел, син нәрсә, мин бит айлар буена һәм үз-үземне белештерми башлаганчы эчмим, – ди чама белеп кенә... көн саен эчүчеләрнең берсе.
– Бик күп чирләр, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, һәм, нәтиҗәдә, үлем-китем очраклары турыдан-туры алкогольле эчемлекләр куллануга бәйле. Эчкечелек сәбәпле күпме бәхетсезлек очраклары, җинаятьләр, юл-транспорт һәлакәтләре була! Наркология бүлегендә ир-атлар гына дәваланмый, «шайтан суы» эчүче хатын-кызлар елдан-ел арта бара. Эчкән хатын-кыз – гаиләсе, ире, балалары өчен зур бәла! Алар эчүгә ныграк бирешә, хатын-кызларны, ир-атларга караганда, дәвалау авыррак, – ди Чишмә үзәк район дәваханәсенең психиатр-наркологы Айрат Габбасов.
Чишмә үзәк район дәваханәсе мәгълүматларына караганда, 2020 елның икенче кварталында наркология бүлегендә 381 кеше исәптә торган, шуларның 266сы – хроник алкоголизм белән, 18енә алкоголь психозы диагнозы куелган.
– Беркемгә дә сер түгел, алкоголь кешегә, аның акылына, сәламәтлегенә, тормышына зыян китерә. Ул гаилә тормышын җимерә һәм якын кешеләреңне кайгыга сала. Хәмер эчкән кешеләрне акылга килергә чакырам, чөнки шул рәвешле шайтан котырта, шәраб һәм комарлы уеннар белән дошманлык һәм күралмау хисе тудыра. Сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз, спорт белән шөгыльләнегез һәм җәмгыятебезгә файдалы булыгыз! – дип чишмәлеләргә үгет-нәсихәтен җиткерә җәмигъ мәчет имам-наибе Усман хәзрәт Хәсәнов.
– Христиан динендә дә эчкечелек – авыр чир, бу авыруга дучар булган кеше аның колына әверелә. 11 сентябрьдә без чиркәүдә халыкны эчкечелектән арындыруны сорап гыйбадәт кылабыз. Хәмер аны эчүчегә генә түгел, эчкән кешенең якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерә. Эчкечелек – шайтан фетнәсе һәм кеше аның гөнаһ икәнен аңларга тиеш. Ә туганнары бу гөнаһны кабул итмәскә, ә якыннарын яратырга һәм ярдәм итәргә тиеш, – ди Успение чиркәве башлыгы Владимир (Жданов).