Автобус тукталышына килсәң, аның артында сыра яки аракы шешәсе тоткан яшь кызларны күрергә була. Ә бит аларның һәркайсы киләчәктә әни булырга теләячәк.
– Районда балаларның аз тууы күзәтелә, республика буенча да шул ук хәл. Моннан ун ел элек районда 400 бала туган булса, хәзер бу күрсәткеч 50 процентка кимеде. Чөнки бала һәм үсмер чакта кичергән чирләр эзсез узмый, еш кына хроник формага күчә. Дүрт яшүсмернең өчесенең җенси бәйләнеш вакытында саклану турында элементар белемнәре дә юк. Ә бит күпләр җенси тормышны иртә башлый.
Шуның нәтиҗәсендә 15–17 яшьлек кызлар арасында авырга калучылар һәм аборт ясатучылар саны арта. Профилактик гинекологик тикшерүләр еш кына яшүсмерләрнең авыруын ачыклау өчен бердәнбер мөмкинлек. Хәтта 3–4 яшьлек чакта кызамык һәм кызылча кебек вируслы чир белән авыру да («биологик сәгать» барлыкка килгәндә) хатын-кыз организмында тайпылыш китереп чыгарырга мөмкин. Хәзерге вакытта яшүсмерләрдә гинекологик авырулар артуы күзәтелә, бу еш кына аборт ясатуга бәйле, – ди Чишмә үзәк район дәваханәсенең балалар һәм үсмерләр табиб-гинекологы Фәсилә Кизилбаева.
Акушерка Дамира Нәҗмиева сүзләренә караганда, хатын-кызлар йөклелеккә бик җаваплы карарга тиеш. Яшь парга йөклелекне табиб белән киңәшләшеп планлаштырырга кирәк, чөнки организм бала тапканнан соң яңадан авырга узганчы ял итәргә тиеш.
Йөклелеген планлаштырган хатын-кыз аборт ясатмый, балалар сәламәт туа һәм өзлегүләр бик сирәк була.
Баланслаштырылган туклану артык авырлык җыймаска ярдәм итә. Эчкечелек, тәмәке тарту яки наркотиклар куллану кебек начар гадәтләрнең дә булачак әни организмына гына түгел, ә туачак баланың сәламәтлегенә дә зыян китерергә мөмкин булуын онытмаска кирәк.
– Туачак баланың сәламәтлеге табибларга гына түгел, ә әти-әниләргә дә бәйле. Киләчәктә дә балаларының ничек туклануына игътибар бирү мөһим, чөнки аяк өсте капкалап алулар яки тиешенчә тукланмау сәбәпле ашказанында проблемалар барлыкка килә, бу гастритка һәм башка авыруларга китерә. Шулай ук һава торышына карап киенергә, кечкенә балаларга җиләк-җимеш кебек табигый витаминнар ашатырга кирәк.
Халыкка гриппка каршы, шул исәптән көмәнле хатын-кызларга прививка ясау темасын искә алып үтәсе килә. Аларга вакцинаны аллергия билгеләре булмаса, икенче триместр башында ясарга киңәш ителә. Хатын-кызларның күбесе прививка ясатудан курка, әмма шуны истә тотарга кирәк: грипптан прививка ясатмаган очракта үпкәләр, йөрәк, бөерләр, буыннар зыян күрергә һәм йөклелек чорында өзлегүләр булырга мөмкин. Балаларыбыз исән-сау булсын, сәламәтлегегезне яшьтән саклагыз, – дип сүзенә йомгак ясады Фәсилә Сәлах кызы.