Чишмэ
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2020, 15:48
Гимнастика нәзакәтлелекне арттыра
Районда балалар өчен төрле секцияләр: вокал һәм хореография, робототехника буенча һәм башка түгәрәкләр бар.
Ә кызлар өчен поселокта алты ел инде Уфаның «Авангард» нәфис гимнастика спорт клубы филиалы эшли.
Анда ике төркемдә дүрт яшьтән зуррак сабыйлар шөгыльләнә. Беренче төркемдә – тәүге ел укучы кызлар, ә икенчесендә – Чишмә районы җыелма командасында катнашучылар.
– Клубта 30 кыз шөгыльләнә, быел нәфис гимнастика түгәрәгенә тагын балалар җыю турында игълан бирдек, яңа укучылар килүен көтәбез. Нәфис гимнастика спортның кызлар гына катнашкан бик матур төре. Ул аларда сыгылмалылыкны, көйне ишетү сәләтен, җитезлек һәм чыдамлылыкны, шулай ук хәрәкәтләр координациясен, нәзакәтлелекне арттыра һәм спортчыларны эстетик тәрбияләүгә булыша. Түгәрәккә кабул иткәндә һәрвакыт баланың һәм, әлбәттә инде, ата-ананың теләгенә игътибар итәбез. Беренче ел, тәү чиратта, әти-әниләр өчен сынау. Чөнки күнегүләрне калдырырга ярамый, баланы алып килергә һәм дәрес барганда көтеп торырга, бер сүз белән әйткәндә, җаваплы карарга кирәк.
– Без өч яшьтән җиде яшькә кадәрге кызларны кабул итәбез, чөнки бу яшьтә алар, кагыйдә буларак, бик сыгылмалы һәм актив булалар. Алар безнең түгәрәккә социаль челтәрләрдәге белдерүләрне күреп язылырга килә, – дип сөйләде нәфис гимнастика буенча тренер Лилия Османова.
«Авангард» спорт клубында күнегүләр кич була. Кызлар келәмдә шөгыльләнәләр, күнекмәләр өчен туп, сикергеч, кыршау һәм башка әйберләр кулланалар.
– Һәр дәрестә күнекмәләр өчен төрле спорт кораллары кулланабыз. Дәресләр мускулларны җылытудан башлана, алга таба предметлар белән эшләү дәвам итә, – ди Лилия Илдар кызы. – Кызларыбыз тырыш. Хәтта пандемия чорында да күнекмәләр эшләүне туктатмадык. Алар ел саен республика һәм район ярышларында да катнашалар. Үткән елда Нефтекама, Кушнарен районнарына, Уфага ярышка бардылар, шулай ук үзебезнең районда үткән бәйгеләрдә катнаштылар. Күбесе үз категорияләрендә призлы урыннар алдылар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"