Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 август 2020, 18:15

Фермалар кышка әзер

Салкын яңгырлар ешайды, агачларда сары яфраклар күренә башлады, боларның барысы да көз якынлашу билгесе. Терлекчеләрнең малларны җәйләүдә асрау вакыты тәмамланып килә һәм кышлату чоры башланырга да күп калмады.

Терлекчелек календаре буенча кыш малларны абзарларда асрау чоры беренче октябрьдә башлана. Тырыш җитәкчеләр бу турыда җәй башыннан ук хәстәрлек күрә. Мәсәлән, Тәпәреш фермасында сыер абзарларын ремонтлау төгәлләнеп килә. Анда төзүчеләр бригадасы идәннәрне алыштырган. Иске, черегән такталарны сүтеп алганнар, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге такта белән тәэмин иткән, эш өчен кирәкле барлык кораллар, хәтта пилорама да бар – ферма мөдире Фидаил Ямгуров үз вакытында аны сүтеп алырга ирек бирмәгән:
– Барыбыз да фермалар яхшы итеп ремонтлансын дип тырышабыз. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илгиз Ишмаев һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтә, эшчеләр таба, кирәкле материаллар бирә.
Хәтта хуҗалыкта озак еллар эшләгән пенсионерлар да ничек эшләвебез белән кызыксынып торалар һәм ярдәм тәкъдим итәләр. Район ветеринария станциясе стеналарны һәм түшәмнәрне агарту өчен махсус машина бирә, чөнки известь һәм төрле бактерияләр, гөмбәчекләр, күгәрекләргә каршы көчле дезинфекция чарасы булып тора. Ремонттан соң бина эче ап-ак була, – ди ферма мөдире.
«Үзәк» МТС» предприятиесенең Чишмә бүлекчәсендә дә мал азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән: дүрт чокырда 3426 тонна сенаж, 590 тонна печән, патока запасы бар.
Чишмә авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Венир Зәйнетдинов сүзләренә караганда, 20 августка алынган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге 10 сөт фермасында да биналар чистартылган, дезинфекцияләнгән, тирес түгү механизмнары җайга салынган, фермалар территориясеннән тирес чыгарыла, биналарга таба юлларга вак таш салына. Әлеге вакытта идәннәр, бозаулар өчен читлекләр, коймалар алыштырыла.
– Барлык эшләр 10–15 сентябрьгә тәмамланачак. Хуҗалыклар фураж белән тулысынча тәэмин ителгән, 12000 тонна сенаж, 7500 тонна печән тупланган. Туклыклы мал азыгы әзерләү дәвам итә. Терлекләрне уңышлы кышлатуга нигез салынды – терлекләр көр, күп продукция бирәләр, мал азыгы җитәрлек күләмдә, – диде Венир Хәмзә улы.
Читайте нас