Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2020, 19:35
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәсәгез, хосусый предприятиегезне ябарга онытмагыз
Республикада салым түләүчеләрнең өчтән бер өлешенең страховка взнослары буенча гомумән алганда 2 млрд сумлык бурычы бар. Аларның күбесе эшкуарлык белән шөгыльләнми инде яки, хосусый эшкуар буларак теркәлсә дә, беркайчан да эшчәнлек алып бармаган.
Шул ук вакытта әгәр эшкуарлык эшчәнлеге алып барылмаса яки аннан керем булмаса, хосусый эшкуар статусы автомат рәвештә югала һәм страховка взносы түләргә кирәкми, дигән ялгыш фикер бар. Әгәр дә хосусый эшкуар сыйфатында теркәлгәнсез икән, бу статусны алган өчен түләргә әзер булыгыз. Эшкуар ничә яшьтә булуына, керемнәре булу һәм булмауга карамастан, салым органына ел саен страховка взнослары түләргә тиеш. Әгәр взнослар ирекле түләнмәсә, салым органнары бурычны банктагы акчалар, хезмәт хакы, пенсия һәм гражданның шәхси мөлкәте исәбеннән мәҗбүри түләтә.
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнмисез һәм акча түләргә теләмисезме? Ул чагында хосусый малтабар буларак исәптән төшегез. Взнос түләргә кирәкмәячәк. Шәхси предприятиене бурыч булган очракта да ябарга мөмкин.
Шәхси предприятиене ябуга документлар бирүнең иң уңайлы ысуллары:
– «Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәве» электрон сервис («хосусый эшкуарлыкны туктату» бүлеге) Рәсәй Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында – www.nalog.ru).
– Күп функцияле үзәк аша.
Моның өчен нинди документлар кирәк?
– Физик затның хосусый мал-табар буларак эшчәнлеген туктату турындагы гаризасы (Р26001 формасы);
– Шәхесне ачыклый торган документ.
Дәүләттә теркәү өчен документларны Күп функцияле үзәк аша яки электрон формада җибәргәндә дәүләт пошлинасын түләү таләп ителми.
Федераль салым хезмәте сайтында «Индивидуальные предприниматели» бүлегендә эшкуарлык эшчәнлеген туктату турында тулы мәгълүмат бар.
Бурычны каплау һәм эшкуарлык эшчәнлеген туктату мәсьәләләре буенча 8 (347) 226-54-00 телефоны буенча Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 4нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чыганак: Башкортстан Республикасы буенча 4нче районара Федераль салым хезмәте инспекциясе
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"