Чишмә районында да бакчада үскән яшелчә-җимешләргә су сибү мизгеле башлану белән кайбер кешеләрнең краннарында эчәргә дә, кер юарга да, юынырга да су булмаган торак пунктлар бар.
Без халкы «Инцидент» системасына мөрәҗәгать иткән авыл биләмәләре башлыкларының шул турыда аңлатып китүен сорадык.
Алкин авыл Советы хакимияте биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева: «Чынлап та, җәй Алкин шифаханәсе авылында бакчаларда үскән яшелчә-җимешләргә су сибү проблемасы кискен торды. Безнең торак пункт урнашкан җир үзенчәлекле – урыны-урыны белән калкулыклар һәм уйсу урыннар бар, кайвакыт калкулык урыннарда яшәүчеләргә су барып җитми. Безнең авыл Уфага якын булганга күрә, үзизоляция чорында халык саны арта, кайберәүләр җәй буена яшәү өчен кайта. Бу хәлдән чыгу юлын ничек таптыкмы? Әйтик, Узытамакта суны график буенча бирдек. Авыл Советы биләмәсендә су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өстендә эшлибез, Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы буенча күп нәрсә эшләнде».
Шөнгәккүл авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Динар Фәизов: «Шөнгәккүл авылында 70нче елларда төзелгән суүткәргеч челтәрнең күп өлеше тузган, черегән торбаларны алыштыру таләп ителә. Җәйге чорда, аеруча эссе көннәрдә суга ихтыяҗ артканда торбаларда басым кими, һәм су Яңа урамындагы йортларга кадәр барып җитми. Хәзерге вакытта күпләрнең өендә душ бүлмәләре, унитазлар булу сәбәпле дә су куллану артты, ә элек барлык уңайлыклар йорт алдында иде. Су проблемасын Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында катнашу юлы белән хәл итәргә тәкъдим иттеләр, халык моны хупларга теләми, һәм без бәйгедән үтә алмыйбыз. 2019 елда хакимият тарафыннан бүленгән акчага скважина казып, сәгатенә 27 кубик метр су суырта торган башня куйдык».
Чувалкип авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Таһир Кәримов та 50 ел элек төзелгән суүткәргеч челтәрләрнең тузган булуын билгеләп үтте: «Соңгы вакытта шулай ук бакчачылар саны артты, алар башкаларның ихтыяҗлары белән исәпләшми һәм краннан килгән эчәргә яраклы суны көннәр буе бакчага агыза, без моны тыя алмыйбыз. Аеруча эссе көннәрдә Чувалкип авылының Мәктәп һәм Көнбатыш урамнарында су булмады, әлеге вакытта анда су бар. Минемчә, суүткәргеч челтәрләрне хезмәтләндерү белән шөгыльләнүче бер оешма булса, газ һәм электр энергиясе хезмәтләре кебек мәҗбүри тәртиптә суисәпләгечләр куйса, бу эш тәртипкә салыныр, һәм су әрәм-шәрәм булмас иде. Суның чыганаклары чиксез түгел, күлләр, буалар, елгалар саега».
Дурас авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Заманов: «Дурас авылында насос янып чыккач, ярты көн су булмады, аны тиз арада ремонтладык. Ә Бүләкбашта көннәр эссе торганда бакчаларга, агачларга су сибү сәбәпле, кайбер йортларга кадәр су барып җитмәде, ә яңгырлар башланып көннәр суыткач, проблема юкка чыкты».