Чишмэ
+19 °С
Облачно
Тат
Рус
Җәмгыять
15 Августа 2020, 12:52
Халыкның сораулары күп булды
Районда июль ахырыннан Авыл Советлары көннәре башланды, һәр авыл биләмәсендә җыелышлар уза, халык анда көн кадагындагы мәсьәләләр турында фикер алыша.
Арслан, Караякуп һәм Чишмә авыл Советларында да шундый җыелышлар үтте.
Авыл биләмәләре башлыклары 2019 елда һәм 2020 елның беренче яртысында башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тотты. Участок полицейскийлары халыкны хокук бозулар статистикасы белән таныштырды. Алар шулай ук мошенниклык фактлары ешаюын һәм гражданнарның уяу булырга тиешлеген билгеләп үттеләр. Иркенгә чыгарып җибәрелгән малларның югалуы, элеккечә, көнүзәк проблема булып кала, участковыйлар билгеләп үтүенчә, сәбәбе – мал хуҗаларының җавапсызлыгы.
Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров коронавирус пандемиясе белән җитди хәл турында сөйләде һәм авыл халкын үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга чакырды. Ул шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшерлар җитмәү темасын да кузгатты һәм авыл халкының булган медицина хезмәткәрләренә хөрмәт белән каравын сорады.
Чишмә авыл биләмәсендә яшәүчеләр Игнатовка авылы зиратын төзекләндерү, койма төзү кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрделәр. Бу авыл Советында быел бал кортлары күп кырылган, умартачылар моны рапс кырларының якын булуы һәм басуларны зарарлы химикатлар белән эшкәртүгә бәйле дип уйлый. «Башкир-агроинвест» җәмгыяте кырларын арендалаучының вәкиле җыелышка килмәде һәм бу хәлне аңлатып китүне кирәк дип тапмады, күрәсең. Түбән Хаҗәт авылында яшәүчеләрне авылда су белән тәэмин итү мәсьәләсе борчыды.
– Ун ел инде бездә су юк, ул кайчан була соң? – дип сорады алар.
Арслан авыл Советы хакимияте һәм Әмин авылы халкы контейнерлар кую өчен мәйданчыкка урын билгеләгәндә уртак фикергә килә алмадылар: кая гына урнаштырырга планлаштырсалар да, кемгәдер ошамады, әле өенә бик якын, әле, киресенчә, ерак булды. Яңавыл старостасы сайлаулар яки бәйрәмнәр үткәрү өчен бина кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде.
– Юлларны җимереп йөрүче зур йөк машиналары белән нишләргә?
– Чыгып юлны ябасы гына кала, башка бер чара да юк.
Авыл халкының сораулары күп җыелган иде, аларга район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, аның урынбасарлары, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре җавап бирде.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"