Автомобильдә сәяхәт итүчеләр дә өйләрендә анализ тапшырачак. Ял итүчеләрне тикшерү турындагы карар БРда коронавирус таралуны кисәтү буенча оператив штаб утырышында кабул ителде, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.
Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов билгеләп үткәнчә, тикшерү ковид буенча имин булмаган төбәкләрдән килүчеләргә кагылачак:
– Бу безгә төп маршрутлар буенча якынча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк, сүз курорт шәһәрләр турында гына бармый. Хәвефле участоклар билгеләнәчәк. Оператив штаб рес-публика халкына имин булмаган төбәкләргә барырга киңәш итми.
Шул ук вакытта БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары «гадәттән тыш хәл» төшенчәсен киңәйтеп, йогышлы авыру таралуны да шул исемлеккә кертте. Алар Башкортстан Республикасының «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында»гы Законына тиешле үзгәрешләр кертте.
– Хәзер гадәттән тыш хәл авария, һәлакәт яки табигать казасы белән генә түгел, ә куркыныч авыру таралуга бәйле рәвештә дә игълан ителергә мөмкин. Законда пандемия шартларында республика власть органнарының вәкаләтләре билгеләнде. Югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимын керткәндә алар республика территориясендә барлык гражданнар һәм оешмалар өчен мәҗбүри булган тәртип кагыйдәләрен билгели, – дип ассызыклады Константин Толкачев.
Аның сүзләренә караганда, закон киләчәктә биологик хәвеф-хәтәрләргә тиз арада җавап бирүне тәэмин итәчәк.
– Яңа коронавирус инфекциясе безнең өчен көтелмәгән хәл булды, – диде Константин Толкачев. – Халыкның сәламәтлеген саклау өчен моңарчы булмаган чаралар күрелде. Хәлгә карап эш итәргә туры килде. Законнарда мондый киң таралган эпидемия килеп чыгу очрагына гамәлләр каралмаган иде. Хәзер бездә мондый очракларда үзеңне ничек тоту буенча тәҗрибә бар.
Чәршәмбе, 29 июльдә, Рәсәй Президенты Владимир Путин илдәге санитар-эпидемиологик хәл һәм сәламәтлек саклау системасының көзге-кышкы чорга әзерлеге турында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Анда Рәсәйдә коронавирус таралуга бәйле хәл, шулай ук медицина учреждениеләрен көз көне салкын тиеп авыруларның гадәти үсешенә әзерләү турында сүз барды.
– Хәлләр катлаулы булып кала һәм ул теләсә кайсы якка үзгәрергә мөмкин. Сезнең белән нәкъ шуның өчен җыелдык та. Шуңа күрә үз-үзеңне тынычландыру, табибларның киңәшләрен оныту өчен бернинди дә сәбәп юк, – диде Владимир Путин. – Мин хәзер хакимият вәкилләренә дә, илебез халкына да мөрәҗәгать итәм. Өстәвенә, әлегә илнең барлык төбәкләрендә дә авырулар санының тотрыклы кимүенә ирешә алмадык. Федерациянең кайбер субъектларында эшләр торышы катлаулы булып кала.