Расланган диагнозлар саны кимесә дә, бөтенләй юк түгел, әлеге вакытта Башкортстанда 6000нән артык авыру бар.
Транспортта, кибетләрдә, дәваханәләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм чир йоктыру куркынычы аеруча зур булган башка урыннарда мотлак рәвештә битлек кию, социаль дистанцияне үтәү, биналарны даими рәвештә эшкәртү мәҗбүри.
Безнең гәзит район хакимияте, Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты, БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Чишмә районы буенча идарәлеге вәкилләре һәм полиция хезмәткәре катнашлыгындагы комиссиянең предприятиеләрдә һәм сәүдә нокталарында санитар нормаларның үтәлешен даими рәвештә тикшереп торуы һәм беркетмәләр төзүе турында язган иде инде. Исегезгә төшерәбез, кибетләргә битлек кимичә кергән сатып алучыларга, саклык чараларын үтәү максатында, хезмәт күрсәтелми, бер-береңә артык якын тормас өчен тамгалар, администраторда хезмәткәрләрнең температурасы язылган журналлар, бина эчен даими җыештыру графигы булырга тиеш.
Комиссия әгъзалары Киров урамы, 11 адресы буенча урнашкан «Ярминкә» кибетенә бардылар. Биредә сатучылар һәм залда эшләүче башка хезмәткәрләр битлек кигәннәр һәм саклану чарасыннан башка кергән кешеләргә кисәтү ясыйлар иде. Киров урамы, 9 адресы буенча урнашкан «Парус» сәүдә үзәгендәге «Магнит Косметик» кибетендә администратор барлык журналларны күрсәтте. Ул күпләрнең кибеткә битлек киеп керүен әйтте. Килүченең битлеге булмаса, аңа ишек янындагы өстәлдә яткан бер тапкыр кулланыла торган битлек тәкъдим итәләр, шунда ук антисептик чаралар, йогышсызландыручы салфеткалар, кәгазь кулъяулыклар бар. Кире борылып чыгып китүчеләр дә була.
Яңа урамы, 8 адресы буенча урнашкан «Пятерочка» кибетенең сәүдә залында барысы да битлектән иде. Кешеләр бу чараларга аңлап карый. Пенсионер Марат Биктимеров кибетләргә гел битлек киеп йөрүен сөйләде. Ә менә янәшәдәге «Союз» кибетенә, ишеккә язу эленеп куелган булса да, битлексез керүчеләр күренде. Кисәтү ясаганнан соң каршы килмәделәр, саклану чараларын киделәр.
Сүз уңаеннан, Чишмә Уфага якын булганга, мондый рейдлар республиканың башкарма хакимият вәкилләре катнашлыгында үткәрелә. Күптән түгел Чишмәдә республика эчке эшләр бүлеге вәкилләре булып китте.