Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2020, 16:35

Корбан гаете – мөселманнарның гаилә бәйрәме

31 июльдә Хөсәенбәк хаҗи исемендәге җәмигъ мәчеттә мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете узды.

Мөбарәк бәйрәмгә соңга калмас өчен халык иртәнге сигездән үк җыела башлады.
– Әссаләмегаләйкүм!
– Вәгаләйкүмәссаләм, – дип кул бирмичә генә бер-берсен сәләмләделәр мәчеткә килүчеләр.
Барысы да саклык чаралары турында истә тотып битлек киеп килделәр, бик якын басып тормаска тырыштылар. Мәчеткә кергәндә өстәл янында битлекләр, йогышсызландыру чаралары, бер тапкыр куллана торган намазлыклар бар иде.
Корбан гаете – гаилә бәйрәме. Күпләр мәчеткә гаиләләре белән килгәннәр иде, алар бәйрәм сые алганнан соң өйләренә кайтып киттеләр. Аграр университет студенты Фәрит Гыймалетдинов бәйрәмгә әти-әнисе, сеңлесе һәм картәнисе белән килгән. Бәйрәм гыйбадәтеннән соң алар корбанга тәкә чалу өчен өйләренә ашыктылар.
Хатыны, кызы, оныгы белән килгән Рамил Мөхәммәтшин мәчеткә ел саен килүләре, барлык гореф-гадәтләрне үтәргә тырышулары турында сөйләде.
Сәгать тугызда бәйрәм намазы башланды, мәчеткә илле кеше генә керде: кырык кеше – беренче һәм ун кеше икенче катта урнашты.
Җәмигъ мәчетнең имам-наибе Усман хәзрәт Хәсәнов җыелучыларны котлап, пәйгамбәребез Ибраһим тормышыннан башланган бәйрәм тарихын искә төшерде.
Риваять буенча, Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрнең төшенә керә һәм аның алдына зур сынау куя, газиз улын корбан итеп китерүне сорый. Ибраһим газаплана, әмма Аллаһы Тәгаләгә каршы килә алмый, үзенең аңа ихластан ышануын раслап улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Алар улы белән икәүләп Мәккә шәһәре янындагы Мина үзәненә юнәләләр. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, улы урынына корбанга бер сарык җибәрә. Шуның белән Ул терлек корбан итәргә тәкъдим итә.
Бу көнне мөселманнар корбан чала, пәйгамбәребез Ибрагим турындагы риваятьне искә ала.
Корбанга барыннан да ешрак тәкә чалалар, шулай ук сыер яки дөя кебек эре хайван да булырга мөмкин. Итне өч өлешкә бүләләр, берсен гаилә өчен калдыралар, икенче өлешен туганнарга һәм күршеләргә бирәләр, ә өченчесен фәкыйрьләргә өләшәләр.
Мәчет янындагы махсус аранда сарыклар һәм тәкәләр бар иде. Алик хәзрәт Иманаев сүзләренә караганда, алдагы көндә алтмышлап сарык һәм ике сыер кайтарылган. Исегезгә төшерәбез, корбан чалуга алдан язылу оештырылган иде. Илледән артык кеше язылган. Шулай ук корбан чалу урыннары да билгеләнгән иде – ул ветеринария хезмәтләре белән алдан килешенде һәм тиешле санитар нормалар буенча үткәрелде. Өч хәзрәт дога укып торды, ун кеше корбан чалды, ит әзер булгач алдан язылган кешеләргә шалтыратып хәбәр ителде, алар килеп әзер корбан итен алып киттеләр.
Бәйрәм көннәрендә мөселманнар туган-тумачаларының хәлен белделәр, кардәшләрен, якыннарын кунак итеп корбан ите белән сыйладылар.
Читайте нас