Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2020, 18:57
Көндезге стационар өйдә эшли
Сорау бир
«Исәнмесез. Бу сорау күпләрне кызыксындырадыр дип уйлыйм, җитәкчелекнең җавабын ишетәсе иде. Ни өчен Чишмә үзәк район дәваханәсендә көндезге стационар ябылды һәм аны кайчан ачарга планлаштыралар?»
Җ. Янышев, Чишмә поселогы
Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров җавап бирә:
– Дәваханә бинасында көндезге стационарны ябу ковид-госпиталь оештыру белән бәйле. Бу шулай ук бу коронавирус таралуны кисәтү чараларының берсе булып тора, чөнки көндезге стационарга йөрүчеләр көн саен килә, һәм без аларның ковидлы авырулар белән бәйләнештә булу-булмавын белмибез. Шул рәвешле алар бер килгәндә унлап пациентка чир йоктыра ала. Көндезге стационар пандемия белән хәл тотрыкланганнан соң яңадан эшли башлаячак.
Ә хәзерге вакытта көндезге стационарда булган дәвалаулар өй шартларында үткәрелә. Өйдә нинди дә булса процедуралар үткәрү яки дәвалау турында 8 (34797) 2-07-30 телефоны буенча шалтыратып, поликлиниканың терапия бүлеге мөдире Венера Латыйповага мөрәҗәгать итәргә була.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"