Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2020, 15:27

Районда юл күрсәткечләр барлыкка килде

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты туристик юнәлеш билгеләрен һәм күрсәткечләрен урнаштыру буенча эш алып бара.

Алар истәлекле һәм матур урыннарга, шулай ук музейларга һәм һәйкәлләргә юнәлеш күрсәтә.
Чишмә районында һәм Чишмә поселогында тарихи урыннарга – Хөсәенбәк һәм Түрәхан кәшәнәләренә таба юл күрсәткеч-навигаторлар һәм Тарих-крайны өйрәнү музеена таба хәрәкәт итү юнәлешен күрсәтүче юл билгеләре урнаштырылды. Юл билгеләрендә бу урыннарга кадәр ничә чакрым калуы язылган.
Билгеләрне «Башкиравтодор» предприятиесе филиалы – Чишмә юл ремонтлау-төзелеш идарәлеге белгечләре урнаштырды.
Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков:
– Туристик урыннарга юл күрсәтүче билгеләр, беренче чиратта, кешеләргә кирәкле объектка кадәр барып җитәргә ярдәм итә. Бу таулар, күлләр, мәгарәләр, табигый парклар, шифаханәләр һәм кунакханәләр, геологик киселешләр, шулай ук музейлар булырга мөмкин. Билгеләр нәкъ менә шунда таба юнәлеш күрсәтә. Бу бик уңайлы навигация: аның ярдәмендә кешеләр барасы урынга ничә чакрым калуын, кая һәм ничек барырга кирәклеген белә ала.
Читайте нас