Әлеге вакытта, бигрәк тә көннәр эссе булганда, урман янгыннары мөһим проблемаларның берсе булып тора.
Һава температурасы чамадан артык күтәрелү һәм явым-төшем булмау сәбәпле, Чишмә районында янгын хәвефсезлегенең югары классы барлыкка килде.
Район гәзитенең 3 июльдә чыккан 53нче санында хәбәр ителүенчә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 18 июнендәге 618нче боерыгы белән республика территориясендәге урман фондында янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучыга арттырылган күләмдә административ штраф билгеләнә.
Бүгенге көндә республикада янгын хәвефенең гадәттән тыш бишенче классы саклана. Мондый вакытта янгын теләсә кайсы ачык ут чыганагыннан килеп чыгарга мөмкин, ә ут тиз тарала.
– Район территориясендә янгын хәвефенең IV классы билгеләнгән. Хәзерге вакытта Чишмә районында урман янгыннары теркәлмәгән. Әмма янгын куркынычы югары булганда һәркемгә уяулыкны сакларга кирәк, әлбәттә. Шул уңайдан район халкы һәм кунакларының игътибарын янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтәсе килә. Урман участокларында янгынга каршы кагыйдәләр үтәлергә тиеш, һәм тирә-юньдәгеләрнең дә игътибарын шуңа җәлеп итү мөһим. Чөнки районда һәм республикада янгын куркынычы югары булу сәбәпле, учаклар яндыру һәм урман буйларына чүп-чар ташлау тыела. Бигрәк тә спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләрне калдырырга ярамый, чөнки кайбер очракларда пыяла линза кебек ут чыгара ала, – дип билгеләп үтте Уфа урманчылыгы бүлеге – «Уфа урманчылыгы»ның урманнарны саклау буенча дәүләт инспекторы Леонтий Гусаков.
Леонтий Николаевич сүзләренә караганда, 80%ка кадәр янгыннар гражданнарның ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыга. Шуңа күрә янгынга каршы чаралар үткәргәндә ял итүчеләр яки урманнан файдаланучылар белән әңгәмәләргә аерым игътибар бирелә.
– Табигатьтә ял итүче кешеләр янәшәсеннән узып та китәргә мөмкин, шулай ук аларның янына барып исәнләшергә, яхшы ял итүләрен теләргә һәм үзләреннән соң чүп-чар калдырмаска, учакны сүндереп китәргә кирәклеген искәртергә дә мөмкин. Төрле кешеләр була, кайчагында тупас итеп җавап бирәләр, яхшы мөгамәләдә булучылар да, менә учакны сүндерү өчен су, чүп-чарны үзебез белән алабыз, дип әйтүчеләр дә бар. Бу чараларның нәтиҗәлелеген без, әл-бәттә, янгыннарның булмавы белән бәялибез, – диде ул.
Республиканың башкарма власть органнары һәм муниципалитет хезмәткәрләре янгын хәвефе булу сәбәпле, район территориясендә янгыннар чыкмасын өчен күзәтчелек эшен көчәйтә. Өстәмә рәвештә янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау, ягъни урманның аеруча куркыныч участокларын сөрү эшләре алып барыла. Мәсәлән, торак пунктларга яки юлларга якын булган ылыслы һәм куе урман буйларында. Шулай ук табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга һәм урманда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә өндәүче язулар эленә. Ә чишмәлеләр өчен беседкалар рәвешендә оештырылган ял итү урыннары, ут ялмап алмасын өчен, минераллаштырылган полосалар белән әйләндереп алына.
Әгәр ут кабынып китүен күрсәгез тизрәк сүндерергә кирәк. Кул астында су булмаса, агач ботаклары белән бәргәләп сүндерергә була. Янгын сүндерү чаралары булмаса яки аны сүндерү мөмкин булмаган очракта, уттан ераграк китәргә һәм янгын чыгу турында хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуның бердәм номеры – 112, шулай ук 8 (800) 100-94-00 телефоны буенча урман саклау линиясенә яки 8 (347) 218-14-14 саннары буенча БР Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Мөрәҗәгать иткәндә объектның кайда булуы, кайчан яна башлавы, шул исәптән янгынның мәйданы яки күләме кебек сорауларга төгәл җавап бирү мөһим.
– Форсаттан файдаланып, машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итәсе килә: транспортта барганда тәмәке төпчекләрен ташлап китмәгез, шулай ук машина белән үлән эченә кермәгез. Хәзер үлән кибә башлады, ә быел ул бик күп һәм биек тә булып үсте. Мондый очрак булды инде: бер ир машинасы белән коры үләнгә кереп тукталган, ә аста – кызган глушитель. Ул янгын сәбәбе булырга мөмкин, һәм ул чакта сез транспортсыз гына калу түгел, ә янгын чыгарган өчен дә гаепле булачаксыз, – дип сүзенә йомгак ясады Леонтий Николаевич.