Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2020, 18:17
Битлек кию мәҗбүри булып кала!
«Республикада үзизоляция режимын бераз йомшарту турында әлегә сүз дә юк», – диде дүшәмбе көнне Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
«Республикада үзизоляция режимын бераз йомшарту турында әлегә сүз дә юк», – диде дүшәмбе көнне Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Ул билгеләп үткәнчә, әлегә бу режим гамәлдән чыгарылмаячак һәм битлек кию мәҗбүри булып кала. Шуңа карамастан, әлеге вакытта халыкның битлек кимәве күзәтелә – кешеләр җәмәгать урыннарында битлек кияргә «оныта».
Район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин сүзләренә караганда, район хакимияте вәкиле, полиция хезмәткәре, сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча БР Дәүләт комитеты, БР Җир һәм күчемсез милек министрлыгының Чишмә районы буенча Милеккә идарә итү комитеты вәкилләре кергән комиссия предприятиеләрнең һәм сәүдә нокталарының санитар нормаларны азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сатылган 12 кибет һәм башка учреждениеләр даими рәвештә тикшерелә. Күпчелек объектларда таләпләр үтәлә: шәхси саклану чараларыннан башка килүчеләргә хезмәт күрсәтелми, тиешле кисәтү ясала, битлексез һәм перчаткасыз керергә ярамый дигән кисәтүләр язып эленгән, сәүдә залында сатып алучылар саны да, социаль дистанцияне үтәү дә контрольдә тотыла.
Моннан тыш, күп кенә сәүдә нокталары җитәкчеләре хез-мәткәрләргә карата хәвефсезлек таләпләрен дә үти. Шулай да хокук бозучылар бар, һәм комиссия тарафыннан зур сәүдә нокталары хуҗаларына карата ике беркетмә төзелде.
Поселокның күп кенә сәүдә нокталарында булып, мондый күренешкә тап булдык: күп кенә кибетләрдә, сәүдә хезмәткәрләре санитар нормаларны үтәсә дә, сатып алучылар кисәтүләрне исәпкә алмый, эш кайвакыт тупаслыкка яки «Минем сәламәтлегем сезне борчымасын!» дип тупас итеп җавап бирүгә кадәр барып җитә. Ә бит ул үзе вирус йөртүче булырга мөмкин. Киров урамындагы «Магнит», «Ярминкә» кибетләрендә, «АРТ», «Дуслык» сәүдә үзәкләрендә сатучылар битлектән булса да, сатып алучыларның битлексез керүенә берәү дә игътибар итмәде. Бары тик «Кием-салым йорты» кибетендә генә килүчеләрне туктаттылар һәм «Аңлавыгыз өчен рәхмәт» дип, битлек киюләрен сорадылар.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспортында, кибетләрдә, дәүләт учреждениеләрендә һәм башка ябык биналарда мәҗбүри рәвештә битлек кияргә кирәк.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"