3 июльдә «Гаилә» үзәгендә үзенчәлекле балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен «Әйдәгез, сөйләшик!» проекты тәкъдим ителде.
«Мәхәббәт белән» балалар хәйрия фондының әлеге проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә президент грантлары бирүгә икенче бәйгене тормышка ашыру өчен ярдәм алды һәм ул хәйрия фонды һәм Чишмә районының «Гаилә» районара үзәге белән берлектә быел яз башлап җибәрелгән «Мин берәү» акциясенең дәвамы булып тора.
Җыелучыларга составында психолог, тегү эше буенча оста, дәвалау физкультурасы буенча тренер, пешекче-диетолог та булган проект командасы тәкъдим ителде. Балаларның ата-аналарына ел дәвамында комплекслы ярдәм күрсәтеләчәге, психолог консультациясе генә түгел, ә шулай ук балалар белән төрле чараларда, иҗади дәресләрдә катнашу, үз кулларың белән ясаган эшләнмәләрне өйгә алып кайту мөмкинлеге дә булуы турында сөйләделәр. Бу вакытны файдалы үткәрү, иҗат белән шөгыльләнү, психолог белән аралашу, кирәк булган очракта матди ярдәм алу, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү һәм башкалар өчен менә дигән мөмкинлек.
Ә авырлыгы 13 килограммнан артык булган балаларны тәрбияләүче әниләр өчен массаж курсы оештырылган.
– Без бу проектны үзенчәлекле балаларның ата-аналарына ярдәм итү максатында тәкъдим итәргә уйладык, – диде гаилә хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльвира Яковлева. – Әниләргә өстәмә хезмәтләр күрсәтеләчәк. Мәсәлән, тегү буенча осталык класслары оештырырга планлаштырабыз, анда тегү остасы кием-салым ремонтлау буенча дәресләр үткәрәчәк. Бу максатта берничә тегү машинасы куярга ниятлибез. Шулай ук шеф-пешекче катнашлыгында да осталык класслары үткәрергә уйлыйбыз – ул дөрес тукланырга, гади иртәнге аштан башлап табын коруга кадәр ризыклар әзерләргә, өстәл бизәргә, салфеткалар ясарга өйрәтәчәк.
«Мәхәббәт белән» хәйрия фонды җитәкчесе Светлана Исхакова (проект аның ярдәмендә гамәлгә ашырылачак) инвалид балаларның әниләренә үзләрен сакларга кушты, чөнки әни авырып китсә, бала ярдәмсез калачак, һәм башка әниләрне дә әлеге үзәккә чакыруларын сорады.
Проектны оештыручылар, өйдә калдыру мөмкинлеге булмаганда балаларны да үзләре белән алып килергә тәкъдим иттеләр. Ул чакта әниләр үз эшләре белән тыныч кына шөгыльләнә алачаклар, ә балаларны волонтерлар караячак.
Кайберәүләр бу көнне дә балалары белән бергә килгәннәр иде, алар өчен «Өч мәче» җансүрәтеннән Карамелька персонажы катнашлыгында, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якуповтан бүләкләр, күңелле бәйгеләр һәм уеннар белән бәйрәм оештырылды.
Бәйгеләрдә һәм биюләрдә хәтта дәрәҗәле кунаклар да катнаштылар.
Енгалыштан әнисе белән килгән Дима Петров баштарак йокымсырап утырса, уйнарга теләмәсә дә, соңрак рәхәтләнеп биеде һәм уйнап-көлеп йөрде.