Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2020, 16:20

Сукбай этләр белән нишләргә?

Сукбай этләр проблемасы Чишмә районында яшәүчеләрнең күбесен борчый: балалар да, үзебез дә зур һәм усал этләрдән шүрләп кайвакыт йорт алдына чыгарга да куркабыз, дип язалар социаль челтәрләрдә.

Исегезгә төшерәбез, Рәсәйдә 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы законга ярашлы, йортсыз хайваннар белән мөгамәлә итүнең яңа схемасы эшли башлады. Элеккеге кебек хайваннарны үтерү тыела, моның урынына аларны тотып стерильләштерергә, вакцина ясарга һәм приютларда асрарга кирәк. Июльдә республикада «Башкортстан Республикасында хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы закон эшли башлады. Бу закон буенча, вакцина ясау, стерильләштерү һәм асраудан тыш, хайваннарны балалар янында атарга ярамаячак, ә югалган песиләрне һәм этләрне хуҗаларына кире кайтарып бирергә кирәк.
Боларның барысы да бик яхшы, әлбәттә, әмма Чишмә районында яңа закон буенча эшләргә теләүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр генә юк. Моны Чишмә районы авыл хуҗалыгы идарәлегендә дә расладылар. Әлеге эшчәнлек төре белән шөгыльләнү хокукына тендерны дүртенче тапкыр игълан иттеләр инде.
Бу Чишмә һәм күрше районнарда әлегә этләр һәм мәчеләр өчен приютларга кагылышлы таләпләргә җавап бирүче техник базалы оешмалар булмау белән аңлатыла. Хезмәт күрсәтү турында муниципаль килешү төзегән оешма түбәндәге эшләрне тормышка ашырырга тиеш: урамда йөргән хуҗасыз этләрне тотарга, машинага төяп озатырга, вакытлыча урында асрарга, стерильләштерергә, аларга хуҗа табарга, хуҗа табылмаган очракта сәламәт этләрне кире урамга чыгарып җибәрергә, ә усалларын приютта калдырырга.
Чишмә поссоветында халыктан гаризалар гына алабыз, ә хуҗасыз хайваннарны аулау кебек эшчәнлек белән шөгыльләнү безнең карамакта түгел, дип аңлаттылар. Әйткәндәй, 2017–2018 елларда Бәләбәйнең Чишмә районында хуҗасыз хайваннарны аулау белән шөгыльләнгән «Дельта-Ком» оешмасын судка бирелгәннән соң, 500 мең сум акчаны кире кайтарып бирергә кушканнар.
Шулай итеп, проблема көнүзәк булып кала, мәсьәлә хәл ителми. Ә бер көтү эт өере йөргән йорт алдына чыгып кибеткә һәм даруханәгә баручы халыкка нәрсә эшләргә соң? Әлегә билгесез.
Читайте нас