Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2020, 18:44
Чүпләмәгән җир чиста була
Ата-аналар әлеге вакытта хоккей тартмаларының киенү-чишенү бүлмәләрендә кәгазь кисәкләре, энергетик һәм алкогольле эчемлекләрдән бушаган шешәләрдән алып тәмәке төпчекләренә кадәр күпме чүп-чар ятуын күрсәләр, исләре китәр иде, мөгаен.
Район хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхаматов сүзләренә караганда, районда үткән һәр спорт чарасыннан соң шулкадәр чүп-чар җыештырырга туры килә.
Гомумән алганда, безнең паркларда, аеруча тротуарлардан читкәрәк китсәң, чүп-чар өемнәре ята.
Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин бу уңайдан, киләчәктә Ленин паркында видеокамералар урнаштыру планлаштырылуын, аның ярдәмендә чисталыкны һәм тәртипне контрольдә тоту мөмкин булачагын хәбәр итте. Шулай да камералар бар җирдә дә куелмаган. Бөек рус язучысы Антон Павлович Чехов, җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста, дип юкка гына әйтмәгән бит. Гомумән, чүп-чарны тиешле урынга илтеп салсагыз, бу сезнең тәрбияле булуыгызны һәм тирә-як мохиткә карашыгызны күрсәтеп кенә калмыйча, поселокның һәм районның матур күренешен дә саклап калырга ярдәм итәр иде.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим