Чишмэ
-5 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2020, 17:10

Без булмасак, кем? Бу – безнең бурыч!

Әлеге вакытта бөтен ил коронавирус пандемиясе чорында тәүлек буена эшләгән табибларга һәм шәфкать туташларына рәхмәт белдерә.

Бөтен дөньяда мәкерле вирус таралган авыр шартлар безнең заман геройларының кем булуын күрсәтте – әлеге вакытта ул табиблар. Чишмәнең медицина хезмәткәрләре дә үзәк район дәваханәсендә оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә үз эшен лаеклы башкара. Әлеге вакытта алтынчы бригада эшкә керешкән.
Табиб – участок терапевты Розалия Байкова йогышлы авырулар госпиталендә тәүге булып эшли башлаучыларның берсе, ул 10–24 апрельдә беренче бригадада кизү торган.
– Чишмә дәваханәсенең терапия бүлегендә 2007 елдан бирле эшлим. Минем өчен бу чорда якыннарым һәм балаларым белән күрешмәү иң авыр сынау булды, ике атна госпитальдә эшләгәннән соң 14 көн карантинда булдык, шулай ук бәйләнешкә керергә ярамады, ягъни туганнарымны бер айдан соң гына күрә алдым. Сменаны кабул итүче бригадага дәвалау, авыру тарихын алып бару буенча киңәшләр бирдек. Шуны билгеләп үтәсем килә, коллектив мондый җаваплы мизгелләрдә берләшә, бер-беребезгә табиб буларак ярдәм күрсәттек, шәфкать туташларына булыштык, – дип сөйләде ул.
«Авырудан терелгән тәүге пациентларның дәваханәдән чыгуы шатлыклы вакыйга булып истә калды. Бу бик дулкынландыргыч һәм онытылмаслык хәл», ди Розалия Халит кызы.
Тәүге пациентлар дәваханәдән 23 апрельдә чыккан. Авыр хәлдәге пациентлар да күп булган, алар белән психологик әңгәмәләр алып барылган, чөнки кайберәүләр паникага бирелгән.
– Йогышлы авырулар госпиталендә эшләргә тәүгеләрнең берсе булып ризалаштым. Бу бит безнең бурыч, без булмыйча кем эшләсен? – диде Розалия Халит кызы.
Госпитальдә ике атна эшләгән тагын бер табиб – участок терапевты Резеда Еникәева белән дә очрашып сөйләшә алдык. Ул 23 апрельдән 6 майга кадәр икенче бригадада эшләгән.
– Госпитальдә эшләү физик яктан гына түгел, рухи яктан да авыр булды. Саклагыч костюмнарда эшләү җайсыз иде, тик соңыннан җайлаштык. Безнең бригада бербөтен булып тупланды, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Элек аралашмаган булсак, хәзер очрашканда җылы итеп исәнләшәбез, хәл-әхвәл белешәбез, бергә сугыш кичкән кешеләр кебек якынайдык, – диде Резеда Вил кызы.
Өйдә аны түземсезләнеп әти-әнисе көткән, алар кызларына борчылуларын күрсәтмәскә һәм рухи яктан күңелен күтәреп ярдәм итәргә тырышканнар.
– Госпитальдә эшләү һәм карантинда булу дөньяга карашымны үзгәртте, шуны аңладым, бригада белән эшләүне бер кешенең эше белән чагыштырырлык түгел, шулай ук кешеләр белән аралашуның кадерен белергә һәм тирә-юньдәге гади генә әйберләрнең дә матурлыгын күрергә өйрәндем, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Резеда Еникәева.
Шәфкать туташы Роза Сөләйманова йогышлы авырулар госпиталендә 12 кешедән торган икенче бригадада үз төркемендә өлкән бригадир булган.
– Минем өчен бик авыр булды дип әйтәлмим. Бу эш миңа таныш, курыкмадым, 20 елдан артык йогышлы авырулар бүлегендә эшлим. Элек башка авырулар белән дә эшләдек. Бер тапкыр кулланыла торган саклагыч костюмнар барысына да җитәрлек булды.
Без республика клиник дәваханәсеннән авыр чирлеләр, гемодиализга йөрүчеләр килә башлаган вакытка эләктек, – дип билгеләде Роза Рамил кызы. – Безгә госпитальдә тагын бер тапкыр эшләргә тәкъдим иттеләр, август аена язылдык.
12 сәгатьлек эш сменасыннан соң тагын смена башлангач яңа көч белән эшкә керешү өчен ял иткәннәр, йокыларын туйдырганнар. Роза Сөләйманова сүзләренә караганда, ике атна тиз үтеп киткән, чөнки һәрвакыт эш белән мәшгуль булганнар, пациентлар янында булмаса да, документлар белән эш җитәрлек булган.
23 июньдә Чишмә районы хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Ришат Мансуров, район Советы рәисе Хәлил Бикмәев, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов, Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров район дәваханәсе алдында ветераннарны һәм медицина хезмәткәрләрен тантаналы шартларда һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Бу көнне шулай ук социаль өлкә хезмәткәрләре дә тәбрикләнде һәм күп балалы аналарга «Ана даны» медальләре тапшырылды.
Читайте нас