Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2020, 19:38

Альберт Терегулов: Наркотикларга тиз ияләшәсең

Безнең җәмгыятьтә наркомания, эчкечелек һәм сәламәтлеккә зыян китерә торган башка начар гадәтләр сирәк күренеш түгел.

Чишмә районында наркотикларга бәйлелектән җәфа чигүче күпме кеше бар, алар нинди наркотиклар куллана һәм аларны дәвалау процедурасы нидән гыйбарәт? – без Чишмә үзәк район дәваханәсе наркологы Альберт Терегуловның шул хакта сөйләвен сорадык.
– 2020 елның икенче кварталына алынган мәгълүматларга караганда, 348 кеше исәптә тора, шуларның 12се – наркотикларга бәйле, 39ы – наркотик матдәләр кулланучылар, 266сы – эчкечелектән, 18е – алкоголь психоздан җәфа чигүчеләр һәм 45е – исерткеч эчемлекләр кулланучылар. Шуларның 49ы дәвалануга алынды, 15е исәптән төшерелде. 2019 елда – 23 кеше, 2020 елда 41 кеше мәҗбүри дәвалануга җибәрелде.
– Наркоман бәйлелектән котылырга теләсә, аңа нишләргә?
– Безгә үзләре теләп килүчеләр дә бар, кайвакыт өйләренә ашыгыч ярдәм чакыртучылар да була. Шулай ук еш кына балаларының наркотик матдәләр куллануын белеп алган ата-аналар да мөрәҗәгать итә. Безгә шалтыратып, электән наркотиклар кулландым, бу укуыма начар йогынты ясарга мөмкинме, дип сораучылар да бар. Без, үз чиратыбызда, барысына да ярдәм күрсәтергә һәм аларны борчыган сорауларга җавап бирергә тырышабыз. Чишмә үзәк район дәваханәсенең 20 койка-урынга исәпләнгән наркология стационарында дәваланырга була.
– Безнең районда нинди наркотикларны күбрәк кулланалар? Аларны куллану нинди авырулар китереп чыгарырга мөмкин?
– Наркотик кулланучыларның яшенә килгәндә, асылда исә яшьләр күбрәк. Элек ешрак натураль наркотиклар кулланалар иде, ә хәзер «Spice» кебек синтетик төрләре популяр. Наркоманнар аларны куллану нәтиҗәсендә панкреатиттан башлап вируслы гепатитка кадәр төрле чирләргә юлыга. Шунысы аянычлы, кеше тиз ияләшә һәм психоактив матдәләр, наркотиклар кулланмыйча яши алмый, организмның барлык физиологик функцияләре аларны кабул итүгә бәйле була башлый.
– Яшьләр наркомания, аның кеше организмына зыян китерүе турында белсеннәр өчен нинди дә булса чаралар күреләме?
– Без мәктәпләрдә һәм башка учреждениеләрдә төрле кисәтү әңгәмәләре үткәреп, яшьләргә һәм укучыларга алкоголь һәм наркотик матдәләрнең зыяны турында аңлатырга тырышабыз. Моның өчен социаль челтәрләрне, аерым алганда, Чишмә телевидениесен һәм район гәзитен кулланабыз.
Фото: pixabay
Читайте нас: