Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2020, 12:12
Бик тәмле һәм татлы бакча җиләге
«Чишмә җиләк-җимеш питомнигы»нда 17 июньдә бакча җиләген җыю мизгеле башланды.
Алсу Гайсина
Питомник капкасы янында ук тирә-юньгә хуш исле җиләк исе таралган. Кешеләр бирегә экологик чиста һәм химик чаралар белән эшкәртелмәгән җиләк җыю өчен төрле районнардан гаиләләре белән киләләр.
Барысы да гадәти режимда эшли: басуга керер алдыннан депозит түләнә, чиләкләрнең авырлыгы үлчәнә һәм талон бирелә. Арытаба автобус халыкны бакча җиләге үскән басуга илтә һәм чиләкләр тулгач кире барып ала. Җыелган җиләкнең авырлыгы үлчәнә. Җиләк бәясе түләнгән депозиттан күбрәк булса, өстәп түләргә кирәк булачак. Азрак булса, калган акча кире кайтарып бирелә.
Әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле саклык чаралары турында да онытмаска кирәк. Питомникка катгый кагыйдәләрне үтәгәндә: 1,5 метр ара саклаганда, битлек һәм перчатка кигәндә генә керергә рөхсәт ителә.
Надежда Николаевна җиләк җыю өчен гаиләсе белән Уфадан килгән.
– Бирегә беренче тапкыр килүем. Менә 17 килограммга якын җиләк җыйдык, бу эш, барыннан да бигрәк, оныгым Матвейга ошады. Өйгә кайткач һәркайсыбызга берәр чиләк җиләк тия. Җиләкне җыйгач та ашасаң файдалырак, турап туңдырып куйсаң да әйбәт була, – ди Надежда Николаевна.
Питомникка җиләк җыю өчен көн саен иртәнге 9дан көндезге 3кә кадәр керергә була. График һава шартларына ярашлы үзгәрергә мөмкин. Җиләкне җыю тагын өч атна дәвам итәчәк, әмма срокларны һәрвакыт алдан фаразлап булмый. Быел уңыш, үткән ел белән чагыштырганда, мулрак. Бу җиләкләргә үз вакытында су сибүгә, утауга, шулай ук үткән көз һәм быел яз ашламалар кертүгә бәйле.
Әлеге вакытта «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятендә 35 гектар мәйданда үскән бакча җиләген җыю бара, питомникта «Витязь» һәм «Осокорянка» сортлары үстерелә.
Шулай ук быел җиләк сату нокталары да барлыкка килгән.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы