Чишмэ
+6 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
22 Июня 2020, 11:22

Көн тәртибендә – илнең төп документы

Чәршәмбе, 1 июль, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумрәсәй тавыш бирү көне булачак.

Ул эшләми торган көн дип игълан ителсә дә, хезмәт хакы исәпләнәчәк. Республикада 3 миллионнан артык бюллетень бастырыла, аларда «Сез Рәсәй Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплыйсызмы?» дигән бары тик бер сорау һәм «Әйе» яки «Юк» дигән ике вариант җавап булачак.
Тавыш бирү җиде көн – 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү бинасына бармыйча да (йорт янындагы территориядә), өйдә һәм кайда булуыңа карамастан, «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә дә тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш биргән вакытта коронавирус таралуга юл куймауга бәйле барлык хәвефсезлек чаралары күреләчәк. Аерым алганда, сайлау участокларына кергәндә һәркемнең температурасын үлчәячәкләр, битлекләр һәм перчаткалар, санитайзерлар, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар, социаль дистанция билгеләре булачак. Килүчеләр агымы очрашмасын өчен, кешеләрнең хәрәкәт итү маршруты уйланылган. Керү юлы бер яктан, чыгу юлы икенче яктан булачак.
– Тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләргә бу хәтта рөхсәт ителгән чараларда катнашудан һәм кибеткә барудан да куркынычсызрак булачак, – диде журналистларга Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова.
Тавыш бирү алдыннан төбәктә колл-үзәк эшли башлаячак. Ул алдан тавыш бирү вакытында һәм гомумрәсәй тавыш бирү көнендә республика халкының законнар үтәлешенә бәйле барлык мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен җыячак. Шалтыратулар 25 июньнән 1 июльгә кадәр 8 (347) 218-17-75 саннары буенча, шулай ук электрон почта адресына (nabludatel2020@mail.ru) кабул ителәчәк.
Эштә Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы юристлары һәм әгъзалары катнашачак. Тавыш бирү буенча сораулар туса, сайлау участогында гадәти булмаган хәл килеп чыкса, тавыш бирү барышында закон бозу очраклары булса, шул исәптән гражданнарның иминлеге сакланмаса, колл-үзәккә шалтыратырга яки электрон почтага язарга мөмкин. Рәсәй Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертүнең ни өчен мөһим булуын сөйләде: хакимият органнары һәм хөкүмәт илнең төп документында язылганнарның барысын да үтәргә тиеш булачак.
– Балалар турында аерым кайгыртучанлык күрсәтү хакында сөйләгәндә, илнең төп законында социаль ярдәм белән бәйле мәсьәләләрне искә алу мөһим. Социаль гаделлек турында сөйләгәндә, кеше минималь хезмәт хакы күләменнән азрак акча ала алмый һәм яшәү минимумы әлеге минималь хезмәт хакы күләменә туры килергә тиеш. Анда башка мәсьәләләр дә күп. Әйтик, Конституциядә пенсия системасының нормаль эшләү мөһимлеге, аның булырга тиешлеге турында әйтелә. Әмма әлегә кадәр пенсия керемнәре даими индексацияләнергә тиеш, дип беркайда да әйтелмәгән иде, – диде Владимир Путин «Атна хәбәрләре» программасында.
Читайте нас