Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2020, 13:52

Эшегезне югалтсагыз...

Рәсәй Президенты Владимир Путинның ил халкына ярдәм итү чаралары турында игълан итүе зур кызыксыну уятты, чөнки пандемия һәм аңа бәйле үзизоляциядә тору сәбәпле, эшен югалтучылар һәм матди кыенлык кичерүчеләр бар.

Шуңа күрә укучыларыбызның үтенече буенча, эшне югалткан очракта нәрсә эшләргә һәм нәрсәгә исәп тотарга мөмкин булуы турында язабыз.
– Чишмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дистанцион рәвештә эшли, гражданнар «Рәсәйдә эш» порталы, телефон аша кабул ителә, шулай ук Күп функцияле үзәк аша да хезмәттәшлек итәбез.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәм эшсезлек буенча исәпкә куелучылар санының да кинәт артуы күзәтелә. Күпләр «Рәсәйдә эш» порталы аша мөрәҗәгать итә, – ди районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы Сергей Губарьков. – Хәйләгә баручылар саны да артты. Кайберәүләр үзләренә тиешле булмаган акчаны җиңел генә алырга мөмкин дип уйлый, әмма һәркем турындагы мәгълүматлар тикшерү өчен Пенсия фондына, Эчке эшләр бүлегенә, ЗАГСка җибәрелә.
2020 ел башында мәшгульлек үзәгендә 545 граждан исәптә торса, әлеге вакытта бу сан 1400гә кадәр арткан, 1700 кеше мөрәҗәгать иткән. Исәптә торучы кешеләр, тиеш булганча, ике атна саен онлайн рәвештә яңадан теркәлү үтә.
– Билгеле булуынча, 2020 елның 1 мартыннан эшсезлек буенча пособие күләме үзгәрде һәм балаларга түләү өстәлде (агымдагы елның 1 мартыннан эштән азат ителгәннәргә һәм исәпкә басканнарга). Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 10 июнендәге 844нче карары буенча иң кечкенә пособие күләме Урал коэффициенты белән бергә 2020 елның 31 маеннан 31 июленә кадәр 5175 сум тәшкил итәчәк. 1 августтан минималь пособие 1725 сум булачак. Максималь пособие соңгы эш урынында 26 атна эшләгән һәм хезмәт хакы турында белешмә алып килгән гражданнарга түләнә, – дип аңлатты Сергей Леонидович.
Пандемия чоры урта һәм кече бизнес өчен авыр сынау булды, күп кенә хосусый предприятиеләр ябылды һәм эшсез калган элекке малтабарлар 1725 сум күләмендә минималь пособие алса, хәзер ул 13949,5 сумга кадәр артты. Дөрес, мондый түләүләрне вакытлыча бирү тәртибе бар һәм ул октябрьгә кадәр биреләчәк.
– Предприятиеләргә исә, хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү программасында катнашу өчен, «Рәсәйдә эш» сайтында теркәлергә кирәк. Бүгенге көндә бу сайтта Чишмә районының 98 предприятиесе теркәлгән, – дип билгеләп үтте Сергей Губарьков.
Чишмә районының мәшгульлек үзәге сайтында электрон почта бар, аның сүзләренә караганда, анда теләге булган һәркем үзен кызыксындырган сорауны яза ала, аңа якын арада җавап бирәчәкләр. Ә телефон аша җавап алу катлаулырак, чөнки шалтыратырга теләүчеләр күп.
Читайте нас