Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь 2020, 16:35
Котырган һәм хуҗасына ташланган
Заводяновка авылы янында урнашкан «Локомотив-4» бакчачылык ширкәтендә берәүнең этендә котыру чире ачыкланды.
Фаразлау буенча, аның бу үлемечле чирне төлкедән йоктыруы ихтимал.
Чишмә ветеринария станциясендә хәбәр итүләренчә, этнең хуҗалары – Дим бистәсеннән, аларның эте беркайда теркәлмәгән һәм авыруга каршы вакцина ясалмаган. Бер көнне эт үзен сәер тоткан, котырып хуҗасына ташланган һәм тешләгән, этнең селәгәе дүрт яшьлек оныгына да эләккән. Куркып калган хуҗа этен шунда ук үтергән, һәм вакытны әрәм итмичә Димдәге травмпунктка мөрәҗәгать иткән. Әлеге вакытта ир тиешле дәвалану алган, оныгының һәм гаиләнең башка әгъзаларының сәламәтлек торышын медицина хезмәткәрләре күзәтеп тора.
Чишмә ветеринария станциясе хезмәткәрләре Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенә бу турыда хәбәр итә һәм вакыйга булган урынга бара, этнең материалын анализга алып, Башкортстан фәнни-җитештерү лабораториясенә җибәрә. Май ахырында котыру авыруы диагнозы раслана.
– Безнең белгечләр гадәттән тыш хәл булган дача участогын йогышсызландырдылар, йорт хайваннарына вакцина ясадылар. Бу урын әлеге вакытта карантинга ябылды. Гаиләнең барлык әгъзаларын медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә күндердек, барысына да биш тапкыр вакцинация ясалды, соңгысы 90 тәүлектән соң ясалачак. Ветеринария станциясе хезмәткәрләре халыкка котыру авыруының хәвефе турында аңлату эше алып бара, бакчачылык ширкәтендә белешмәлекләр тарата, авыру хайваннарны ачыклау максатында йорттан-йортка йөри, – дип хәбәр итте район ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев.
Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим