Чишмэ
+6 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
30 Мая 2020, 09:26

Бай тарихлы мәчет

Чишмә районында тарихка бәйле урыннар күп. Шуларның берсе Бәрсүәнбаш авылында.

Бу борынгы мәчет, шунысы игътибарга лаек, ул совет чорында да ябылмаган һәм әле булса эшли.
Башкортстан территориясендә мәчетләр ислам дине тарала башлагач төзелә, 1922 елда Уфа губернасында һәм Кече Башкортстанда 2507 мәчет була. Әмма революциядән соң, 20нче гасырның 30нчы елларында алар күпләп ябыла башлый, 1945 елга төбәктә нибары 12 мәчет кала, калганнарының биналары ашлык саклау өчен амбар, мәктәп, клуб, тулай торак буларак файдаланыла, шул ук вакытта мәчетләрнең архитектур бөтенлеге югала, барысының да диярлек манаралары сүтелә.
Ә Бәрсүәнбаш халкы авыл мәчетен ничектер саклап кала алган. Борынгы мәчет ерактан ук күренеп тора, биек манарасы юлчыларның игътибарын җәлеп итә. Авыл халкы аның турында горурлык белән сөйли.
Гәзит хәбәрчесен авыл зыялылары һәм туган як тарихын өйрәнүчеләр каршы алды. «Бик күп мәчетләр сүтелгән чорда, XX гасырның 30нчы елларында Бәрсүәнбаш халкы авыл мәчетен ничек саклап кала алган?» дигән соравыма имам Сәгыйть Ваһапов җавап бирде.
– Бу халыкның бердәм булуына бәйле, дип уйлыйм. Бәрсүәнбаш авылы халкы бер гаилә булып тату яши. Ул заманнарда безнең авылга да мәчетне җимерү өчен килүчеләр булган, тик халык моңа юл куймаган. Картлар шундый бер вакыйганы әле булса хәтерли, 50нче елларда Сафар авылыннан Муллагулов дигән кешене мәктәп директоры итеп куялар. Ул мәчет бинасын мәктәп итәргә тели. Көннәрдән бер көнне ир-егетләр аны акылга утыртырга уйлыйлар. Ап-актан киенәләр дә бакчалар артындагы чокыр буенда сагалап торалар, һәм башына капчык кидереп, «Мәчет кирәк булдымы?! Мә, ал!» дия-дия бераз иманын укытып алалар. Шул вакыйгадан соң ул авылдан китә. Әти мине бәләкәй чагымда ук үзе белән мәчеткә йөртте, ә мин дусларымны да ияртеп килә идем. Мәктәптә укытучылар власть органнарына хәбәр итәбез, дип куркытсалар да, сүздә генә калды, – дип сөйләде ул.
– Авыл бүген дә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап яши. Авылдашлар шатлыкта да, кайгы-хәсрәт килгәндә дә бергә, – диде китапханәче Фәнилә Якупова. – Безнең авылда озын гомерлеләр дә күп, мәсәлән, Сафура апага тиздән 97 яшь тула. Безне мәчет саклыйдыр, мөгаен, ә без аны яхшы торышта сакларга тырышабыз. Мәчет бинасына төрле елларда ремонт ясалган. Хәтта сугыштан соңгы авыр чорда, 1948–1950 елларда да мәчет манарасын ремонтлаганнар. 2009 елда капиталь ремонт үткәрелде, 2010 елда тышланды, ә 2013 елда профнастил белән койма тотылды. Барлык ихтыяҗларга – мәчетне ремонтлауга, зиратны коймалауга авыл халкыннан акча җыябыз.
Мәчетнең кайсы елда төзелүе турында төрле чыганакларда төрле мәгълүмат бар. Авылның аксакалы Мәрвән Вәлиев хатирәләре буенча, элек аның ишеге өстендә 1717 ел дигән язу булган. 1724, 1728нче елларда, 1774 һәм 1902 елда төзелгән дип күрсәтелгән чыганаклар да бар. Шунысы бәхәссез – бина бик борынгы. Шәригать кануннары буенча, элек мәчетләрдә тәрәзәсез караңгы бүлмәләр булган, анда тәртип бозучылар, законны санга сукмаучылар ябып тотылган. Бәрсүәнбаш мәчетендә дә шундый бүлмә бар. Риваятьләр буенча, мәчет подвалындагы шундый бер бүлмәдә күрше авылларда җимерелгән мәчетләрнең ае саклана. 2003 елда аның чарлагыннан 1910–1914 елларда басылган, гарәпчә язылган дәреслекләр табылган. Шунысы игътибарга лаек, мәдрәсәдә география, биология һәм әхлак дәресләре укытылган.
– Безгә республиканың төрле төбәкләреннән килүчеләр бар. Ике ел элек хәтта Испаниядән махсус никах укыту өчен яшь пар килде, – дип горурланып сөйләде Сәгыйть абый.
Горурланырлык та! Авыл халкы иң авыр елларда да изге урынны – мәчетне күз карасы кебек саклап кала алган бит.
Читайте нас