Ахыры. Башы 36–37нче саннарда
Чишмә поселогыннан элекке фронтовик С. Кодаяров сугышта башыннан кичкәннәр турында искә ала. Бу хәл Белоруссиядә була, ул анда Кусимов командованиесендәге Кызыл Байраклы Башкорт кавалерия дивизиясе составында – сигезенче эскадронда пулеметчы булып сугыша, полк разведкасы биремнәрен үти, дошманның урнашуы турында мәгълүматлар таба. Бервакыт хәрби задание үтәгәндә белорус урманнары буйлап ун-унике чакрым юл узып, дошман тылына үтеп керәләр. Урман читендәге кечкенә калкулыкка чыккач, каршыларында гына торган немецларны күреп калалар. Разведчикларның кинәт пәйда булуы алар өчен дә көтелмәгән хәл була, табаннары гына ялтырап кала, куркышларыннан урманга кереп качалар. Безнекеләр тагын да ныграк өркетер өчен артларыннан ут ачып кала һәм аларның позициясен ала – немецларның тиздән һушка килеп, безнең сугышчылардан күбрәк булуларын аңлап һөҗүм ясаячагы көн кебек ачык була. Шулай булып чыга да. Безнең сугышчылар ике пулемет һәм автоматлар белән һөҗүмне кире кага. Немецлар берничә тапкыр атакага күтәрелә – тик нәтиҗәсез. Снайперлары килгәч кенә безнең ике сугышчыны яралый, аеруча пулеметчыларга ата. Кодаяровка да пуля тия – кулбашы турысыннан шинелен тишеп һәм каскасын чирттереп уза. Шунда якташыбызның ачуы кабара. Эх, тиз генә тидерә алмассың, хәйлә белән алдырыйм әле мин сине, дип уйлый ул, һәм иптәшенә касканы таякка кидереп өскәрәк күтәрергә куша. Каска күтәрелү белән ату яңгырый. Кодаяров кайсы тарафтан атуларын күреп кала һәм агач башына төбәп ут ача – снайпер җиргә килеп төшә.
Үзләре теләп фронтка киткәннәр!
Лидия Хачко унынчы сыйныфта укыганда аның белән таныш малайларның күбесе фронтта була. Яраткан укытучысы Михаил Дмитриевич Савельев та сугышка китә. Тиздән аның һәлак булуы турында хәбәр килә. Шулвакытта кыз сугышның беренче көннәреннән үк хыялында йөрткән ныклы карарга килә. Ике дус кызы – Надя Назарова һәм Мария Деньгуб белән фронтка җибәрүләрен сорап хәрби комиссариатка бара. 31 мартта Лидияне тагын хәрби комиссариатка чакырталар һәм мәктәпне тәмамладыңмы, дип сорыйлар. Ул сугышка алмаслар дип куркып: «Сугыштан соң тәмамлармын», дип җавап бирә. Һәм тагын да ышанычлырак булсын өчен: «Һичшиксез тәмамлаячакмын, менә күрерсез!» – дип өстәп куя. Моңа кадәр арыган һәм хәтта кырыс булып тоелган хәрбиләрнең йөзләре яктырып китә. Һәм ул «Алачаклар!», дип уйлап җиңел сулап куя.
Лидия Сталинград янында зенитчы булып хезмәт итә. Товар һәм электр станцияләрен саклый. Самолетларны шәүләсенә карап безнекеме, дошманныкымы булуын аера ала. Безнең объектларга дошман бомбардировщикларын кертмәү бурычы куела.
Бүтән объектка күчәр алдыннан ял иткән арада зенитчы кызлар белән бергә госпитальдә яралыларны карарга булыша. Анда күргәннәр аларны бик тетрәндерә, ике ахирәте шунда ук шәфкать туташы булып эшләүдән баш тартырга тели. Шунда яралыларның берсе үртәнеп: «Эх сез, ә үзегез зенитчылар!» дип әйтеп куя. Бу сүзләр йөрәгенә пычак кадаган кебек була. Һәм алар кала. Дару тараталар, үзләре атлый алмаган яралыларга йөрергә булышалар, солдатларга китаплар, гәзитләр укыйлар, туганнарына хат язалар, яралылар белән сөйләшәләр. Кан, кайгы-хәсрәт һәм үлем гадәти күренеш булган җирдә ихтыяр көчен югалтмау түземле һәм көр күңелле булып калу гына түгел, ә каты яраланган, имгәнгән яугирләр күңелендә киләчәктә бәхетле тормышка ышаныч уяту иң авыры була. Кайвакыт алар пациентларының сугышка кадәр төшкән фотоларын карап: күзләрдәге элекке дәртле очкын, матур буй-сын кая булган соң, дип уйлана.
Госпитальдә шәфкать туташы булып калырга да тели, тик, дус кызларым нәрсә әйтер, дезертир дип санар, дип курка. Соңыннан, анда кирәгрәк идем бит, дип үзен битәрли. Сугышчан тормыш дәвам итә, бервакыт Одер елгасы күперен саклаганда алар поезддан бер шикле кешене дә төшерәләр, дошман диверсанты булып чыга ул.
Лидия Макаровна өенә 1945 елның 1 августында кайта.
Ә 1 сентябрьдә аның өчен мәктәптә кыңгырау яңгырый. Ул хәрби комиссариатта биргән вәгъдәсен үти: унынчы сыйныфны тәмамлый, аннары Дәүләкән педагогия училищесында белем ала.
Чишмә поселогыннан Сәйдә Мөслимова Сталинградта һава һөҗүменә каршы аерым 10нчы батальон составында сугышкан, Варшавага кадәр барып җиткән, «Сталинградны саклаган өчен» медале һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Узган гасырның 90нчы елларында ул сугышта бергә булган элемтәче кызларның каберенә туган җир туфрагын илтеп салган. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, соңыннан Белоруссиядә, Гродненск өлкәсе Вороновский районының Погородно авылында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә һәйкәл куелгач һәм музей салынгач, аны 9 майга, чираттагы Җиңү бәйрәменә чакыралар. «Тарихта без җиңүчеләр булып калачакбыз. Тарихта гына түгел, ә кешеләр, балаларыбыз, оныкларыбыз, туруннарыбыз хәтерендә дә», – ди ул район гәзите хәбәрчесенә.
Бер генә шелтә дә, бер генә шикаять тә юк
Барысы да фронтка китә алмый, кемгәдер Җиңү өчен тылда көрәшергә туры килә. Александр Панченко сугышта авыр яралангач, госпитальдә дәваланып чыга һәм тылда «Коммунизм» колхозы тракторчысы булып эшләвен дәвам итә. Һәм хезмәттә батырлык күрсәткәне өчен Ватаныбызның иң югары бүләге – Ленин орденына лаек була.
Абдулла Хаҗивалиев сугышның икенче көнендә үк Ленинград фронтында сугыша, Смоленск, Витебск һәм Белоруссия юнәлешләрендәге сугышларда катнаша. Үзен батыр яугир итеп күрсәтә, Кызыл Йолдыз ордены, 3нче дәрәҗә Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ерак Одерга кадәр барып җитә, дүрт тапкыр яралана. Соңгысында хәрби табибларга аякларын кисәргә туры килә. Сугыштан кайткач ул балта остасы була. Яу кырларыннан ир-егетләр кайтканчы өч ел эшли, аннары унике ел колхозда умартачы булып хезмәт куя, бу эш тә җиңелләрдән булмый. Аннан соң мәктәптә укыта.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Ш. Х. Габидуллин район гәзитенең 2000 елның 6 маенда басылган 35нче санында 1942 елның апрелендә трактор бригадасы бригадиры ярдәмчесе итеп билгеләнүе турында сөйли. Ул чакта язмыш аны Салих авылыннан тракторчы кызлар Вәсилә Даянова, Тәгъзимә Сәхәбетдинова, Миңсылу Кәлимуллина, Хәтифә Ибәтуллина, Алкиннан Зәбирә Фәйзуллина, Санжаровкадан Анастасия Тимошенко, Татьяна Левченко, Илкәштән Мәрьям Туктарова белән очраштыра. Бригадада ике «ир» – Салих авылыннан 14 яшьләре тулган Шамил Сәхәбетдинов белән Миңнегали Гәрәев тә була. Габидуллин сүзләренә караганда, өч ел эшләгән дәвердә ул алардан бер генә шелтә дә, бер генә шикаять тә, бернинди «теләмим, булдыра алмыйм» дигән сүзләр дә ишетмәгән. Ә бит алар «ХТЗ», «У-2» тракторларында эшләгәннәр, сменага 4,5 гектар җир сөргәннәр. Ашау ягы, бөтен җирдәге кебек, начар булган, ач көенә тәүлегенә 18–20шәр сәгать эшләргә туры килгән.
Фәкыйрь булсак та, тату яшәдек
Сугыш елларында Хәлимә Кензина Дурас авылында яши. Авылга Ленинградтан, Бобруйсктан һәм башка шәһәрләрдән бик күп эвакуацияләнүчеләр килүен хәтерли. Аларның барысын да җылы кабул итеп, торак һәм эш белән тәэмин итәләр. Станислав Жарский – авыл Советы рәисе, Мария Дерюжиская – сельпо рәисе, Розенталь – хисапчы, Фришман хуҗалык мөдире була. Авылда яшәүчеләр һәм читтән килүчеләр арасында беркем дә канәгатьсезлек белдерми, авыр сүз әйтми. Ә тормыш, бар җирдәге кебек, авыр була.
Чишмә поселогыннан Нәзирә Ахунҗанова район гәзитенә сугыш елларында 1нче мәктәптә урнашкан госпитальдә еш булган Наталия Федорова турында бик җылы язган. Ул яралыларның киемнәрен юа, аларга азык-төлек – бәрәңге, сөт, ипи, кайвакыт хәтта пилмән дә алып килә. Солдатлар аның умачлы ашын бигрәк тә яратып ашый. Бервакыт кич пешергән ризыгы суынмасын өчен йөгерә-йөгерә госпитальгә килеп кергәч, Ваня исемле солдат аңа күңеле тулып, «Кадерле Натам минем» (госпитальдә аны Ната дип йөрткәннәр) дип язылган кашыгын да бүләк иткән. Сугыш тәмамлангач, исән калсам, сине бу кашык буенча эзләп табармын, ди ул. Кызганычка каршы, аларга сугыштан соң очрашырга туры килми, әмма кашык, шул чорлар истәлеге буларак, саклана.
Район гәзитенең архивта сакланган саннарында сугышны үз күзләре белән күргән, шул чорда яшәгән кешеләрнең хатирәләре язылган. Алар турында укыганда, ирексездән, хәзерге заманда байлыкка табынып яшәүче буынга чиктән тыш авыр хәлдә калырга туры килсә, алар үзләрен Ватаныбызны саклап калган өлкән буын кебек лаеклы тота алыр идеме икән, дип уйланасың.