Чишмэ
-1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2020, 19:28

Күнекмәләр өйдә үтә

Коронавирус пандемиясе шартларында бар халыкка, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә җиңел түгел.

Район гәзите редакциясе Чишмә районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең үзизоляция режимында ничек яшәүләрен белү өчен Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Чишмә районы буенча оешмасы рәисе Эльза Янабаевага мөрәҗәгать итте.
– Эльза Миңнехәниф кызы, әлеге вакытта инвалидлар җәмгыяте нинди эшчәнлек алып бара? Эшләү рәвеше үзгәрдеме? Безнең районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә нинди ярдәм күрсәтелә?
– Хәзерге вакытта без дистанцион рәвештә эшлибез һәм үзара онлайн режимда аралашабыз. Моның өчен «WhatsApp»та чат, шулай ук социаль челтәрләрдә төркемнәр бар. Үзизоляция вакытында Чишмә районы малтабарлары безнең җәмгыятьтә торучы инвалидларга азык-төлек җыелмалары таратты.
Безнең җәмгыять психологик ярдәм дә күрсәтә, чөнки күпләр, бернинди чаралар да үткәрелми, өйдә утырырга туры килә, дип борчыла башладылар. Аралашканда аларга ярдәм итәргә, күңелләрен күтәреп җибәрергә тырышабыз.
– Инвалидлар җәмгыятендә торучылар әлеге вакытта өй шартларында нәрсә белән шөгыльләнә?
– Өйдә тору режимы кертелү белән без күнекмәләр ясауны онлайн режимда үткәрә башладык. Ярышлар булмаса да, үзеңне формада тоту өчен даими күнегүләр ясарга кирәк бит. Пандемия узу белән барлык планлаштырылган чаралар да гадәти режимда узачак. Үзебезне формада тоту өчен тренерлар безгә нинди дә булса хәрәкәтне өйрәнергә, күнекмәләр ясарга куша, аннары спортчылар үзләре ирешкән нәтиҗәләрне видеога төшереп, аңа җибәрә. Мин үзем дә Рәсәйнең паралимпия чемпионы һәм коляскада фехтовкалау буенча (кылыч һәм рапира) Рәсәй чемпионатлары призерымын. Күптән түгел коляскада бал биюе белән янәдән шөгыльләнә башладым, үзем дә яңа хәрәкәтләрне өйрәнәм, аннары видеоотчет җибәрәм. Әлбәттә, фехтовкалау буенча күнекмәләр ясарга да онытмыйм, өйдә кәнәфидә утырып шөгыльләнәм.
– Эльза, үзегезнең оешма турында сөйләгез әле?
– Безнең инвалидлар җәмгыятендә 100гә якын кеше исәпләнә, шуларның 40ка якыны шахмат, дартс, шашка, фехтовкалау һәм башка спорт төрләрендә актив катнаша. Бергәләп музейларга, күргәзмәләргә, театрларга барырга тырышабыз. Шулай ук турслетларга барабыз, байдаркаларда йөзәбез. Анда тәҗрибәле кешеләрне генә түгел, шулай ук яңа уенчыларны да алырга тырышабыз. Оешмада өлкәннәрдән тыш балалар да бар, ә алар бик активлар, дартста, коляскаларда йөгерүдә һәм башка спорт төрләрендә катнашалар. Алар белән спорт-савыктыру комплексында адаптив физкультура белән Зәйнәп Бәдретдинова шөгыльләнә. Хәзер аларда да спорт белән шөгыльләнү дистанцион рәвештә, видеоэлемтә буенча бара.
– Коронавирус инфекциясе тәмамланганнан соң, гадәти тормыш рәвешенә әйләнеп кайтырбыз. Хәлләр тотрык-ланганнан соң нинди чаралар үткәреләчәк, планнарыгыз нинди?
– Әйе, тиздән барысы да җайга салыныр һәм гадәти тормыш башланыр, дип өметләнәбез. Ярышларны, һичшиксез, үткәрергә җыенабыз, быел оешмабызның 15 еллыгына багышланган спорт фестивале уздырырга телибез. Әлегә ул билгесез срокка күчерелде, әмма без анда башка районнардан катнашучыларны да чакырырга планлаштырабыз. Балалар һәм өлкәннәр арасында ярышлар аерым үткәреләчәк.
– Инвалидлар җәмгыяте кайчан гадәти режимда эшли башлый?
– Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Чишмә районы буенча оешмасы кабинеты 21 майдан гадәти режимда эшли башлады. Безнең оешмага керергә теләүчеләр күп.
Читайте нас: