Сугышта яраланган солдатларны эвакуацияләү һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен санитар поездларда госпитальләргә ташыйлар.
Чишмә районында урнашкан бер һәйкәлнең аяныч фаҗига тарихына бәйле булуын күпләр белмидер...
Бу хәл 1942 елның кышкы салкын кичендә Шөнгәккүл – Чишмә тимер юлы арасында була. Ул кичтә бер-бер артлы ике санитар поезд килә. Аларның берсе Саратов өлкәсенең Балашов шәһәреннән яралы солдатларны төяп килүче 80нче хәрби-санитар поезд, икенчесе шулай ук яралылар төялгән, Ырынбур өлкәсеннән килүче 191нче поезд була. Ул вакытта 80нче поезд кузгалырга рөхсәт көтеп Чишмә станциясендә тора. 191нче поезд машинисты П. В. Мирянов, машинистлар җитмәү сәбәпле, 34 сәгать буена ял итмичә паровозга идарә итә. Һәлакәт булыр алдыннан ул арып йоклап китә, ә составны аның ярдәмчесе йөртә. Ул игътибарсызлыгы аркасында алда торган 80нче хәрби-санитар поездның утларын күрми кала...
Әлеге фаҗигане тикшерү белән туган якка отставкага кайткан, бу турыда 2008 елда гына белгән подполковник Зинур Усеев шөгыльләнә башлый.
З. Усеев тарафыннан ачыкланган түбәндәге мәгълүматлар билгеле: «80нче хәрби-санитар поездның соңгы дүрт вагоны (берсе – хуҗалык блогы һәм яралылар белән 3 блок) рельстан чыгып каплана һәм яна башлый. 38 яралы солдат, дүрт кыз – өч санитар дружинник һәм проводник, барлыгы 53 Ватан сакчысы һәлак була һәм яралана».
– Арттан килгән поезд килеп бәрелгәч 80нче хәрби-санитар поездның дүрт вагонына бик нык зыян килә. Вагоннардагы мичләрдән ут кабып, саламнан эшләнгән матрацлар, мендәрләр, киемнәр, утын һәм күмер, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башка әйберләр яна башлый. Бу фаҗиганең шаһитлары сөйләвенчә, хуҗалык-көнкүреш вагоны аеруча нык яна, – дип сөйләде Зинур Әнвәр улы. – Станциянең элекке хезмәткәрләре, авыл халкы вагонда янган кешеләрнең ярдәм сорап җан ачысы белән кычкыруы турында сөйләделәр. Алар поезд тәрәзәләреннән сикергәннәр, ут эченнән шуышып чыгарга тырышканнар, ләкин бик азлары гына моңа ирешә алган, шул урыннан берничә метрда гына үлгәннәр. Шаһитлар сүзләренә караганда, ак халатлы санитарлар һәм шәфкать туташлары тәннәре пешсә дә, авыртуга түзеп солдатларны ераккарак алып китәргә тырышканнар.
Зинур Әнвәр улы тикшерү барышында шул чорның шаһитларын тапкан. Алар аңа янган вагон эченнән бер солдатның: «Мин Сафардан Байбурин!» дип кычкыруы турында сөйләгәннәр. Һәлакәт урынында янгын берничә сәгать буена котырынган, мичкәләрдә су туңу аркасында аны озак вакыт сүндерә алмаганнар. Шулай ук янган вагоннар өстенә кар да ташлый алмаганнар, чөнки утка якын килеп булмаган. Ут ялмарга өлгермәгән вагоннарны ычкындырып ераккарак алып киткәннәр. Янгынны иртәнгә генә сүндергәннәр.
– Фаҗигадә һәлак булучыларны ике туганнар каберлегенә, бер өлешен Чишмә поселогы-ның христианнар зиратына җирләгәннәр, калганнарын Алкин станциясе зиратына алып киткәннәр. Янгын булган урынны тәртипкә китергән вакытта эшчеләр һәлак булган солдатларның җәсәдләрен җыеп, киндер капчыкка салып җирләгәннәр, – дип сөйләде Зинур Усеев. – Эзләнү эшләре әле дә дәвам итә. Төп максатыбыз – һәлак булганнарның шәхесләрен ачыклау.
Ул вакытта беренче мәктәпнең 20 яшьлек пионервожатые Нэля Смирнова тәкъдиме буенча шул урынга кызыл йолдыз белән һәйкәл куелган һәм фаҗига турында мәгълүмат язылган табличка эленгән.