Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2020, 16:43

Иң яхшыларга – грант

Поселокның балалар китапханәсе һәм Караякуп Мәдәният йорты йөз мең сум күләмендә грант отты.

– Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ел саен иң яхшы мәдәният учреждениесенә һәм иң яхшы мәдәният хезмәткәренә бәйге игълан итә. Күптән түгел бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. 100 мең сум грант алучылар арасында Караякуп Мәдәният йорты һәм район китапханәсе дә бар, – дип аңлатты район Мәдәният сарае директоры Салават Гыйльметдинов.
Караякуп Мәдәният йортына 2017 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча капиталь ремонт ясалды, ә быел грант акчасына җиһазлар сатып алыначак.
Район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина сүзләренә караганда, район китапханәләре мондый грантларны ел саен ота. 2019 елда Ярми авылының модельле китапханәсе, 2018 елда Горный авылыныкы грантка лаек булган. Бу акчалар китапханә фондын баетуга һәм китапханәләрнең матди-техник җиһазланышын яхшыртуга тотыла. Ә менә быел балалар китапханәсе акчаны бары тик китаплар сатып алуга гына тотарга планлаштыра.
Читайте нас: