Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2020, 16:42
Олы йөрәкле кешеләр турында
Чишмә районы волонтерлары коронавирус инфекциясе таралган катлаулы чорда районда яшәүче мохтаҗ гражданнарга ярдәм итеп көн-төн эшли.
Алар арасында Бәкәй авылыннан Эльмир Бикташев та бар. Эльмир – беренче шалтырату белән ярдәмгә килергә әзер торган бик актив егет. Бу эшнең җиңел булмавын шәхсән белгәнгә күрә, ул башка волонтерларга үз исеменнән бүләкләр тапшырырга булган. Аларга саклану чаралары (перчатка, битлек, салфеткалар), шулай ук чәй һәм кәнфитләр салынган пакетлар әзерләгән.
Җир йөзендә шундый битараф булмаган кешеләр яшәгәндә, дөньяны коткарып калуга өмет бар!
* * *
Башкортстан Республикасында Гомумрәсәй халык фронты активистлары һәм «Ике канат» хәйрия фонды «Балаларга компьютерлар бүләк итәм» акциясе барышында Чишмә районында яшәүче күп балалы гаиләгә ноутбук тапшырды. Илмира һәм Наил Бикбулатовлар җиде бала үстерәләр, шуларның дүртесе мәктәп укучылары. Өйдә укытуга күчү сәбәпле, балалар бер үк вакытта шөгыльләнә алсын өчен өстәмә компьютерларга ихтыяҗ туган.
«Дистанцион укытуга күчү сәбәпле, бездә кайбер кыенлыклар барлыкка килде. Безнең гаиләдә бер генә компьютер бар, шуңа күрә балаларга телефоннардан файдаланырга туры килде, әмма аларның экраннары зур түгел, эшләргә кыен. Шуңа күрә безгә ноутбук бик кирәк иде», – дип сөйләде Наил Бикбулатов.
Гомумрәсәй халык фронты активистлары Бикбулатовларга ноутбук белән бергә азык-төлек тә китергән.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?