Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2020, 16:08

Хәзер дәресләр онлайн-режимда үтә

Өйдә тору режимы кертелү белән Чишмә районының барлык өстәмә белем бирү учреждениеләре дә, мәктәпләр кебек үк, онлайн укытуга күчте.

Чишмә районының Пионерлар һәм укучылар йорты методисты Әлфия Гәрәева сүзләренә караганда, укытучылар балаларга биремнәрне электрон кейслар рәвешендә җибәрә яки электрон «Zoom» платформасын кулланып онлайн-режимда дәрес үткәрә.
– Иҗади түгәрәкләр үзләрендә шөгыльләнүче балаларга видеодәресләр, презентацияләр җибәрә. Онлайн-дәресләрдә укытучы балалар белән сөйләшә, әгәр укучыларга иҗади бирем, мәсәлән, эшләнмәләр ясарга кирәк булса, укытучы аларга ничек эшләргә кирәклеген аңлатып схема җибәрә. Аннары балалар биремне ничек үтәүләрен фотога төшереп җибәрәләр, – дип сөйләде Әлфия Гаяр кызы.
Чишмә сәнгать мәктәбендә дә дәресләр шул рәвешле үтә дияргә була. Алар 6 апрельдән үк дистанцион укытуга күчкәннәр. Биредә музыка, хореография һәм сәнгать бүлекләре эшли. Хореография бүлеге укытучылары да онлайн-дәресләр үткәрү өчен «Zoom» платформасын куллана, чөнки дәрестә күбрәк бала катнаша ала. Сәнгать бүлеге укытучылары элемтә өчен «WhatsApp» кулланалар, анда видеодәресләр яздырып җибәрәләр. Балалар җавап итеп башкарылган эшләрен җибәрә, ә укытучы аларга билге куя, кайсы җирен төзәтергә кирәклеген әйтә, дөрес эшләнмәсә киңәш бирә. Музыка укытучылары аерым әсәрләр башкаручы балалар белән шөгыльләнү өчен «Skype» куллана. Укучылар укытучы белән бергәләп видео буенча өйрәнә.
– Ата-аналарга дистанцион укытуга күчү турында хәбәр итеп, сайтта дәресләрнең вакытлыча расписаниесен бастырдык һәм «Дистанцион укыту» бүлеген ачтык. Ата-аналар сайтка кереп балаларны нинди программа буенча укытуыбызны һәм биремнәрне карый ала. Укытучылар балаларга видео һәм онлайн-дәресләрдән тыш, сольфеджио, музыка теориясе һәм башкалар буенча электрон төрдә биремнәр җибәрә, – диде Чишмә сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина.
Ә май аенда балаларга чыгарылыш имтиханнарын тапшырырга туры киләчәк, алар да онлайн узачак. 120 укучыга төрле юнәлешләр буенча йомгаклау аттестациясен тапшырырга туры киләчәк.
Татьяна Владимировна сүзләренә караганда, дистанцион укытуның уңай һәм тискәре яклары да бар. Мәктәптә укытучы балага уен коралын дөрес итеп тотарга өйрәтә, кулларның торышын төзәтә, ә онлайн-дәрестә мондый мөмкинлек юк. Укытучылар үзләре дә нормага салынмаган режимда эшли, кайвакыт биремнәрне кичке сәгать 10да гына алабыз, ди ул.
– Дистанцион укытуның уңай яклары да бар. Әти-әниләрнең балалары белән шөгыльләнүе һәм аралашуы бик яхшы. Кайвакыт шалтыратып, без бергә рәсем ясыйбыз яки бергә җырлыйбыз, диләр. Ата-аналарга хәлебезгә кергәннәре, кайбер өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге кебек, мәктәптән китәргә омтылмаганнары, киресенчә, балалары белән бергә шөгыльләнгәннәре һәм аларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Татьяна Владимировна.
Читайте нас: