Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2020, 14:35

Чишмәдә Җиңү көне: парад, чәчәкләр салу, яңа мемориаллар

Җиңү көне – илебез өчен мөһим бәйрәм. Быел ул, саклану режимын үтәү сәбәпле, башкачарак узды.

Ветеран йорты янында парад
Борынгы Кытай китабында: «80 яшьлек кеше император сараена таякка таянып та бара ала. Ә 90 яшьлек кеше янына император үзе килә» дип язылган. Шулай булып чыкты да, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Уразбахты һәм Арслан авылларында яшәүче сугыш ветераннарының йортлары янында парадлар узды, алар моңа бик шат булдылар. Уразбахтыдан сугышта катнашкан Мәсхүт Шәймөхәммәтов, Рафаил Габидуллин һәм Арслан авылыннан ветеран Гаян Йосыпов алдында Алкин-2 хәрбиләре чыгыш ясады. 12нче аерым гвардия инженерлык бригадасының тынлы оркестры сугыш еллары җырларын башкарды, легендар «Славянканың саубуллашуы» яңгыраганда сафта атлап узды. Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов һәм хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котладылар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ветераннарның балалары чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. «Сез әтине Җиңүнең 75 еллыгы белән гадәти булмаганча, тантаналы рәвештә котладыгыз. Быел парад безнең йорт алдына килде. Бик дулкынландыргыч! Җитәкчеләргә, парадта катнашучыларга бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәт», – диде бер ветеранның улы Радик Йосыпов.
Мемориалга чәчәкләр салу тантанасы үтте
Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов ветераннарны телефон аша котлады.
Бу бәйрәм көнендә чишмәлеләр Давид Тухмановның «Җиңү көне» җыры астында «#ПоемДвором» онлайн-проектында катнаштылар һәм «Үлемсез полк – онлайн» республика акциясенә, шулай ук кичке җидедә «Бер минут тын тору» гомумрәсәй акциясенә кушылдылар.
Авылларда мемориаллар ачылды
Бәйрәм көннәрендә Үрге Тирмә һәм Ябалаклыда әлеге авыллардан фронтка киткән сугышчылар хөрмәтенә мемориаллар ачылды.
Үрге Тирмәдә һәйкәл төзү «Анык эшләр» партия проекты барышында 2020 елга планлаштырылган иде. Акчаның бер өлешен халыктан җыярга карар ителде. Акча җыю белән шөгыльләнгән Рәзилә Халитова һәм Фәридә Ирназарова сүзләренә караганда, бер генә гаилә дә читтә калмаган – мең ярым, ә кайберләре өчәр, хәтта бишәр мең сум акча тапшырган. Төзүчеләр яз көне генә башласалар да, эшне бик тиз тәмамлаганнар, һәм мемориал Җиңү бәйрәменә ачылган.
Ябалаклы авылында да обелиск ачу тантанасы булган. Бу хакта безгә «Сәләм» мәхәлләсе имам-хатыйбы Салават Вәликәев сөйләде: «Авыл старостасы Сабирҗан Дәүләтшин һәм БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, Чишмә май экстракцияләү заводы директоры Айдар Якупов белән киңәшләшеп, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына яңа мемориал төзергә булдык. Ул бәйрәм алдыннан, 8 майда, рәсми затлар катнашлыгында гына ачылды».
Верхний хуторында – мәңгелек ут
Ә Верхний хуторында Җиңү көнендә мәңгелек ут кабынды. Обелискны һәм койманы тәртипкә китергән вакытта Марат Дәүләтбаев белән Рөстәм Исламгалиев иске факелны тапканнар. Аны чистартып куйганнар һәм авылдашларына мәңгелек ут рәвешендә сюрприз ясаганнар.
Читайте нас: