Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2020, 12:27

Ликвидаторларга – азык-төлек җыелмалары

Билгеле булуынча, республикада коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә өйдә тору режимы кертелде.

Шул сәбәпле ветераннар советы район хакимияте һәм Башкортстан Республикасының Чишмә районы буенча «Чернобыль» берлеге рәисе белән берлектә Чернобыль атом электр станциясендә (АЭС) авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр өчен азык-төлек илтүне оештырды.
– Барлыгы 38 кеше исәптә тора, аларга азык-төлек җыелмалары тапшырылачак, шуларның 12се – Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең тол хатыннары. Авариядән соң Чишмә районыннан 68 кеше чакырылган. Алар ике категория буенча алынган: беренчесе – Чишмә хәрби комиссариатында авария нәтиҗәләрен бетерү буенча әзерлек үтүчеләр, ә икенче төркем – Алкин хәрби гарнизоныннан һәм Советлар Союзының башка төбәкләреннән офицерлар, – дип сөйләде «Чернобыль» берлегенең Чишмә районы буенча бүлеге рәисе Виктор Захаров.
Виктор Петрович ул вакытта Чернобыльдән 800 чакрым ераклыкта офицер булып хезмәт иткән. 26 яшендә 670 кешедән торган батальон белән җитәкчелек иткән.
– Республикада пандемия белән бәйле рәвештә, азык-төлек ташыган вакытта без мәҗбүри санитар-эпидемиологик нормаларны үтибез, шулай ук аралашканда кирәкле дистанцияне саклыйбыз, – диде ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев.
Ликвидаторларның берсе – Флүр Шәйхетдинов Чишмә поселогында яши. Тумышы белән ул Кушнарен районының Иске Камышлы авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң техник училищеда машинист һөнәре ала, аннары Түбән Кама шәһәрендә нефть эшкәртү заводына эшкә урнаша. Армиядән соң ул 8 ел Уфада тепловозлар ремонтлау заводында эшли.
– Ликвидаторлар сафына 88нче елда бастым. Эштән соң өстәлдә чакыру кәгазе күрдем, анда иртән сәгать 9да хәрби комиссариатка килергә кушылган иде. Безне медицина тикшерүе узарга җибәрделәр һәм өч ай әзерлек курслары үткәрделәр. Анда химик аппаратлар белән эшләргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәттеләр, аннары Чернобыльгә җибәрделәр, анда сентябрьдән декабрьгә кадәр булдым, – дип сөйләде Флүр Зөфәр улы. – Төрле эш башкардык, мәсәлән, штукатурка җыештырдык, идәннәр юдык, эшкә тотыныр алдыннан 30 минут вакыт билгеләп куя идек – радиация чиктән тыш күп булу сәбәпле, тәүлегенә шуның кадәр генә эшләргә рөхсәт ителде, – дип искә ала ул.
Хәзер Флүр Зөфәр улы лаеклы ялда, Чишмә поликлиникасында каравылчы булып эшли. Хатыны Вәлия Рәшит кызы белән бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Читайте нас: