Чишмэ
+23 °С
Дождь
Тат
Рус
Җәмгыять
12 Мая 2020, 14:24
Сак булыгыз, талпан!
Яз җитү белән, аеруча апрель-май айларында талпаннарның активлык чоры башлана.
Чишмә районының үзәк дәваханәсе мәгълүматлары буенча, быел 30 марттан 6 майга кадәр талпан кадалып 24 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның унбере бала. Биш балага талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин уколы ясалган.
Хәзерге вакытта район дәваханәсендә халыкка вакцинация үткәрелә. План буенча, талпан энцефалитына каршы 140 кеше вакцинация һәм 290 кеше ревакцинация ясатырга тиеш, ул өч ел саен ясала.
– Планны көздән үк төзибез, участок терапевтлары халыктан талпан энцефалитына каршы прививка ясатырга теләвен сораша. Шуның нәтиҗәләре буенча ел башында план төзедек, әлеге вакытта 16 кешегә прививка һәм тагын 58 кешегә ревакцинация ясалды. Ә хәвеф-хәтәр төркемендә булган урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм урманнарга якын яшәүчеләр ел саен прививка ясата, – дип билгеләде Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов.
Талпан кадалса медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны ташларга яки тизрәк юк итәргә ашыкмагыз. Аны талпан энцефалиты вирусы булу-булмавын тикшерү өчен тапшырырга кирәк. Талпаннар Уфада «Башкортстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге»ндә тикшерелә.
– Талпан кадалмасын өчен игътибарлы булырга, тәнне, кием-салымны карап чыгарга кирәк, – дип киңәш бирде Наил Мансур улы.
Фото: pixabay
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"