Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май 2020, 14:52

Радий Хәбиров: Тагын да начаррак вакыйгаларга әзер булырга кирәк

«Без һәрвакыт начаррак хәлләргә әзер булырга тиешбез», – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 28 апрельдә Уфада үткән «Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш» беренче халыкара онлайн-форумның матбугат конференциясендә.

«Әлеге вакытта коронавируслы пациентлар өчен 2 850 койка әзерләдек, һәм хәзер тагын да начаррак хәлләргә әзерләнергә кирәклеген аңлыйбыз. Һәрвакыт әзер торырга кирәк, бәлки барысы да ул кадәр үк начар булмас, тик бу очракта кризистан чыгу җиңелрәк булачак», – дип аңлатты Хәбиров.
Коронавирус белән авыручылар саны артты. «Башинформ» мәгълүматларына караганда, 28 апрельгә Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручы 631 кеше ачыкланды. Тәүлек эчендә аларның саны 61гә артты. Алдагы көннәрдә бер тәүлектә 43 кеше чир йоктырды.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова республикада зарарланган кешеләр санының ни өчен артуын аңлатты. «Бу лабораторияләрдә тикшеренүләрнең артуы, беренче чиратта, бездә расланган очракларның күбәюе белән бәйле», – диде ул. Республикада яңа лабораторияләр сафка кертелә, 1 майга алар 15 булачак. Әлеге вакытта республика стационарларында 349 кеше COVID-19дан дәвалана, шуларның 31е – авыр хәлдә, 12се үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Эпидемия башланганнан соң 14 кеше үлгән.
Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә хәлләр ничек? Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә коронавирус инфекциясенең Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе сценарие буенча таралуын таныды. 28 апрельдә бу район дәваханәсендә 44 пациентта һәм медицина хезмәткәрендә COVID-19 диагнозы расланган. Бу республикада зарарланган кешеләр саны буенча икенче урын. Беренче урында – Уфа (240), диде «Башинформ». «Хәлләр Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендәге кебек», – дип ассызыкладылар Сәламәтлек саклау министрлыгында. Эпидемиологик хәлне тикшерү башланган инде.
28 апрельдә үткән киңәшмәдә Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов шоферларда электрон рөхсәт кәгазе булу ничек тикшерелүен аңлатты. «Без транспорт чараларын сайлап тикшерәбез. Туктатабыз. ЮХИДИ инспекторларының «Doroga02» порталында логины һәм пароле бар, шоферның республика юлларында йөрергә хокукы булуын тикшерәбез», – дип аңлатты ул. Әгәр шофер юлга чыгуын порталда теркәмәгән булса, ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль хуҗасыннан ни өчен һәм кая баруы турында аңлатма ала. Арытаба беркетмә төзелә һәм суд органнарына тапшырыла.
Бакчага ничек барырга? Бакчага бару өчен «Дорога02» порталында теркәлергә кирәкми, дип хәбәр итте Башкортстанның цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин «Гражданлык университеты» онлайн-лекторий барышында. Үзең белән паспорт һәм участокка документлар алу да җитә. Бакчага йөрү саны чикләнмәгән. Министр сүзләренә караганда, «Дорога02» порталы 8 апрельдә эшли башлаганнан бирле, анда 400 меңнән артык автомобильче теркәлгән, алар 600 меңнән артык тапкыр юлга чыккан.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: