Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 Май 2020, 11:25

Бердәмлек чирдән көчлерәк булсын

1 майда дөньяның күп кенә илләрендә халыкара бәйрәм – Хезмәт көне (Рәсәйдә – Яз һәм Хезмәт бәйрәме) билгеләп үтелә, электән ул Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлек көне, дип аталган.

Беренче Май озак вакыт революция һәм сыйнфый көрәш символы булды, сәяси төсмер алды һәм сәясәтчеләрнең, хезмәт алдынгыларының портретлары, лозунглар, плакатлар белән бизәлгән демонстрацияләр белән билгеләп үтелде.
Өлкән буын хатирәләре буенча, бу бәйрәмнәр Чишмә районында да нәкъ шулай узган.
– Районның партия оешмасы җитәкчелегендә ел саен демонстрацияләр оештырылды, алар тантаналы шартларда үтте, – дип искә ала район аграрчыларының совет чорындагы профсоюз лидеры Марс Галиуллин.
Совет чорында хезмәт ияләренең хокукларын яклауга, хезмәтне саклауга зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә эш урынының кадерен белергә туры килә, чөнки эшсезлек аяусыз рәвештә ярлылыкка дучар итә. Ә хезмәтне саклау проблемалары ничек хәл ителә, хәвефсез һәм уңайлы хезмәт шартлары тудырыламы? Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Филүс Дәүләтов агросәнәгать предприятиеләрендә хезмәтне саклау чаралары турында хәбәр итте: «1нән 30 апрельгә кадәр хезмәтне саклау һәм янгын хәвефсезлеге айлыгы узды, аның барышында хәвефсезлек техникасы һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде, тракторларга һәм махсус машиналарга техник тикшерү узды. Янгын сүндерү чараларының төзеклегенә һәм аптечкалар булуга аеруча игътибар итәбез. Эшчеләр медицина тикшерүе узды. Барлык эш бирүчеләр дә үз хезмәткәрләрен сертификатлы эш киемнәре белән тәэмин итә. Язгы кыр эшләре чорында күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшчеләргә кайнар аш әзерләү оештырылган. Бу яклап «Нерал-Чишмә» җәмгыятен аерым билгеләп үтәсе килә. «Башкир-агроинвест»та кайнар ризык белән туклану оештырылмагач, акчалата компенсация бирелә.
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә барлык эшчеләр, зур хуҗалыкларда гына түгел, кече эшмәкәрлек субъектларында да, санитар саклану чаралары белән тәэмин ителгән».
Агымдагы елда Рәсәйнең Бәйсез профсоюзлар федерациясе «Профсоюзларның бердәм Интернет акциясе»н оештырды, аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын COVID-19 пандемиясе һәм икътисади мәсьәләләргә бәйле булган көнүзәк проблемаларга җәлеп итү («Бердәмлек чирдән көчлерәк!»).
Шул ук вакытта бердәмлек – ул хезмәт законнарын үтәүне катгый контрольдә тоту һәм аңа нинди дә булса тәкъдим белән ревизия ясау омтылышларына юл куймау, дип ассызыклана.
Интернет-акциядә катнашучылар 2020 елның 27 апреленнән 1 маена кадәр социаль челтәрдәге сәхифәләрендә югарыда күрсәтелгән проблемаларны хәл итү кирәклегенә мөнәсәбәтен чагылдырган язмалар, фотографияләр яки видеороликлар урнаштыра алачак. Анда шулай ук акциянең рәсми хэштегы (тамгалары): #СОЛИДАРНОСТь сильнееЗАРАЗЫ#1мая#профсоюз#ФНПР – булырга тиеш.
Шунысын да билгеләп үтик, бу матур көннәрдә районда яшәүчеләрнең күбесе бакчага барырга яки табигатькә чыгарга теләр. Тик быел бәйрәмне зур компаниядә шау-шу килеп түгел, гаилә белән тыныч кына үткәрик. Исән-сау булсак – барысына да өлгерербез. Ә әлегә түзәргә кирәк.
Читайте нас: