Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2020, 18:38

Башкорт теле буенча диктант

2020 елның 25 апрелендә беренче тапкыр онлайн-форматта башкорт теле буенча халыкара диктант булды, ул Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)» халыкара җәмәгать берләшмәләре белән берлектә оештырылды.

Аны төрле илләрдә яшәүче, диктант язарга теләге булган һәркем яза алды, Башкортстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, Рәсәй Федерациясенең 18 төбәге, 24 якын һәм ерак чит ил катнашты. Башкорт теле буенча халыкара диктантта катнашучыларның гомуми саны 305 600 кеше тәшкил итте. Башкортстанда 9000гә якын кеше катнашты, шуларның 650се – Чишмә районында яшәүчеләр. Районның мәгариф идарәлегеннән хәбәр итүләренчә, Алкин-2, Дурас һәм Караякуп авылларыннан катнашырга теләк белдерүчеләр барыннан да күбрәк булган. Болар – укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм гади кешеләр.
«БСТ» телеканалында, социаль челтәрләрдә һәм «YouTube» видеохостингында диктант текстын уку турыдан-туры трансляцияләнде. Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр, башкорт телен яхшы белүчеләр һәм диктантны башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язарга теләүчеләр өчен аерым текстлар булды.
Барлык катнашучыларның сайттагы шәхси кабинетларына яки электрон почталарына Диктант-2020дә катнашу турында электрон сертификатлар җибәреләчәк.
Читайте нас: