«Ямь» җәмгыятенең 10 хезмәткәре Шоссе урамында каен агачлары утыртты, бу эштә өч берәмлек техника җәлеп ителде. Чишмә поссоветында хәбәр итүләренчә, поселок буенча барлыгы йөзләп каен, чыршы һәм нарат үсентесе утыртылачак. Агач үсентеләре һава торышы аяз булганда көн саен диярлек утыртыла.