Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2020, 18:36

Айгөл Хәерова: Ата-аналар белән дә «Zoom» аша аралашам

Балаларны дистанцион укыту ничек бара? Моңа укытучы күзлегеннән карыйк әле.

Дистанцион укытуның өч төре бар: онлайн дәресләр, электрон (биремнәр интернет аша җибәрелә) һәм кәгазь кейслар. Укытучылар асылда исә «Zoom» һәм «WhatsApp» аша эшли. Беренче сыйныф укучылары «БСТ» буенча укыйлар. Дәресләр 10 сәгать 30 минутта башлана һәм 45 минут түгел, ә 30 минут дәвам итә.
– Беренче атнада дәресләрне «WhatsApp» буенча алып бардык. Аннан соң «ВКонтакте» аша эшләүгә күчтек – анда безнең үз берләшмәбез бар. Хәзер инде «Zoom» аша эшлим.
Бу видеоконференцияләр һәм онлайн-очрашулар үткәрү өчен платформа, – дип сөйләде Ар мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты, технология, физкультура укытучысы Айгөл Хәерова. – Үзебезнең чат бар, дәрес алдыннан укучыларга сылтамалар җибәрәм, шуның буенча алар конференциягә үтә, ә мин аларны кабул итәм. Алар күренеп тора. Барысы да күз алдында. Берәрсе булмаса, шалтыратып исенә төшерәм. «Zoom» буенча презентацияләр күрсәтү дә уңайлы. Дәрес үткәрү кыен түгел, ныклап әзерләнергә генә кирәк – чөнки дәресләр нибары 30 минут дәвам итә, шуңа күрә һәр сүз, һәр күрсәтелә торган слайд әһәмиятле һәм күләмле булырга тиеш. Интернеттагы сайтларда материаллар күп, төрле мәгълүмати, видео һәм мультидәресләр, сөйләүче дәреслек кулланырга мөмкин.
Кайвакыт балалар дәрес барганда шаулашса, үзара сөйләшә башласа, тавышын сүндереп куям. Аңлыйм, әлбәттә, бер-берсен сагынганнардыр, әмма дәрестә тәртип булырга тиеш. Өй эшен фотога төшереп җибәрәләр, мин тикшергәннән соң аларга билге куям, аңлатып язам. Әдәбияттан чыгыш ясаучыны алдан ук сайлыйм. Чыгыш ясаучылар алышынып тора. Дәресләрнең расписаниесе элеккечә калды. Мәсәлән, җомга көнне минем җиде дәрес һәм сыйныф сәгате булырга тиеш. Үткән атнада «Рәсәй халыкларының милли киемнәре» темасына сыйныф сәгате үтте.
Физкультура буенча дәресне дә «Zoom» аша үткәрәм. Балалар зачет бирде. Тапшырып өлгермәүчеләр видеоотчет җибәрде. Кайберәүләр видеоотчетларын музыка һәм махсус эффектлар белән бизәп җибәрә. Бер-берсе белән дә язышалар.
Технологиядән кулинария буенча дәресләр бик кызыклы үтә. Ризыкны ничек пешерергә кирәклеген күрсәтеп сөйлим. Мәсәлән, күптән түгел белен пешердек. Әйткәндәй, «Zoom»да ата-аналар җыелышы да үткәрдем, анда барысы да 100% катнашты, хәтта җыелышларга беркайчан йөрмәгән әти-әниләр дә булды. Җыелышны киләчәктә дә шундый форматта үткәрербез дип уйлыйм.
Дистанцион укытуның тагын бер ягын яктыртырга кирәк. Укытучылар өйдә укыту сыйфатлы булсын өчен кулларыннан килгәнне эшләсә дә, балаларның техник мөмкинлеге булмаса, кыенлыклар белән очраша. Мәсәлән, бер баланың телефонында динамигы эшләми. Укучыларның барысы да «Zoom» аша укый алмый, чөнки кайберәүләр телефонына әлеге кушымтаны куя алмый.
Ә бер баланың телефоны бөтенләй юк. Ватылган. Аның белән аралашу өчен бердәнбер чара – картәнисенең иске телефоны. Бу балага атнага өч тапкыр кәгазь кейслар илтеп бирелә, – диде Айгөл Рушан кызы.
Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Рәсәй» партиясе нәкъ менә шундый балалар өчен «Өйдә укырга ярдәм ит» дип аталган хәйрия программасын башлап җибәрде. Әлеге акция мохтаҗ булган укучылар коронавирус пандемиясе вакытында өйдә укый алсын өчен компьютерлар җыюны күздә тота. Программада катнашу өчен гаризаны районның мәгариф идарәлеге сайтында калдырырга мөмкин. Бу программада мохтаҗ булган гаиләләргә яңа яки файдаланылган компьютер техникасы бирергә әзер булган һәр кеше яки оешма катнаша ала.
Акциянең төп максаты – укучыларның читтән торып сыйфатлы белем алуын тәэмин итү.
Читайте нас: