Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2020, 18:02

Әхтәм Шәрәфетдинов: Ни генә булса да, икмәк үстерергә кирәк!

«Язның бер көне елны туйдыра», дигән халык мәкален гамәлдә кулланыр вакыт җитте.

Чишмә районының барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре башланды.
«Үзәк» МТС предприятиесенең Кырмыскалы филиалы «Нива» булекчәсеннән Ильвир Латыйпов һәм Андрей Вейнгольд «МТЗ-1221» һәм «МТЗ-82» тракторларында Романовка авылы янындагы басуда уҗым арышына ашлама сибә. Рим Гарифуллин белән Альберт Әминев ашламаны «КамАЗ» белән ташый. Ә Салават Галиәхмәтов аммиак селитрасын төягеч белән тракторларга илтеп бушата. Склад мөдире Салават Кирәев ашламаны төяп җибәргәндә капчыктагы пломбаларның сакланышын контрольдә тота, аларны соңыннан кире тапшырырга кирәк булачак.
– Кичә кич көчле яңгыр яуса да, һава торышы яхшыруын көтеп тормадык, төштән соң кырга чыктык. Басулар еракта урнашкан, язгы юл, шуңа күрә бары тик тәҗрибәле механизаторлар һәм шоферлар гына эшли. Бүген 150 гектар басуны ашларга планлаштырабыз, чәчү агрегатлары да әзер. Фәрит Бикчуров 530лы чәчкеч таккан «Джон Дир» тракторында команда биргәнне көтә, – ди Чишмә бүлекчәсе управляющие Илгиз Рәдиф улы.
Фәрит Бикчуров 2006 елдан бирле механизатор булып эшли.
– Сменага 36–40 гектар мәйдан җир эшкәртәм. Техника куәтле, киң колачлы, – ди ул горурлык белән.
– Эш барлык юнәлешләрдә алып барыла. Әлеге вакытта уҗым арышы басуларына, бер гектарга 100 килограмм исәбеннән, аммиак селитрасы ашламасын кертәбез, 160 гектарда дым каплаттык, орлыклар агулыйбыз. 22 апрельгә 120 тонна «омская 31» сортлы бодай һәм 90 тонна «челябинская 99» сортлы арпа әзер. Узган ел шикәр чөгендере үскән басуларны дискатор белән тигезлибез. Быел 1200 гектар мәйданда сабанбодае, 416 га арпа, 540 гектарда берьеллык үләннәр, 293 га кукуруз, 315 га борчак, 216 га көнбагыш, 459 гектарда шикәр чө-гендере чәчәргә планлаштырабыз. Уҗым басуы 1200 гектардан артып китә, – ди предприятиенең агрономы Салават Мөсәлимов.
– Җир туендыручы, дип әйтергә күнеккәнбез, тик ул да уңдырышлылыгын саклауга һәм яклауга мохтаҗ. Безнең оешмада чәчүлек җирләрне нәтиҗәле файдалануга, туфракның уңдырышлылыгын саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән барлык агротехник чаралар комплексы үтәлә. Мәсәлән, туфракны өч ел саен тикшертеп торабыз, быел 2000 гектарга заказ бирдек. Белгечләр килеп бәя бирәләр, кайсы күләмдә һәм нинди ашлама кертергә кирәклеген тәкъдим итәләр. Сүз уңаенда шуны да әйтим, быел 587 гектар җир пар астында калды, уңдырышлылыкны арттыру өчен 200 гектарда сидератлар сибәргә планлаштырабыз, – диде Салават Мөдир улы.
Электән бригадир булып эшләгән пенсионер Әхтәм Шәрәфетдинов та көн саен килеп, эш барышын сораштырып тора.
– Басуларда трактор тавышы ишетелсә, күңел сөенә. Илдә ни генә булса да, җирләрне сөрергә, чәчәргә, икмәк үстерергә кирәк, югыйсә кешелекне ачлык көтә. Димәк, игенче Җир йөзендәге иң кирәкле кешеләрнең берсе, – ди ул.
Читайте нас: