Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2020, 17:40

Өйдә тору режимының яңа кагыйдәләре

Президент Владимир Путин коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш шартларында икътисадка һәм гражданнар табышына ярдәм итү буенча кризиска каршы чараларның яңа пакетын игълан итте.

Аларның иң көтелгәне – апрель һәм май айларында пандемиядән зыян күргән кече һәм урта компанияләр хезмәткәрләренә эш хакы түләүгә финанс ярдәм күрсәтү.
– Әлеге акчаларны предприятиеләр иң кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүгә, шул исәптән хезмәт хакын түләүгә, апрель һәм май айларында үз хезмәткәрләренең эш хакы дәрәҗәсен саклауга юнәлдерә алачак, – дип ачыклык кертте Владимир Путин. – Аерым бер компания өчен ярдәм күләме бер кешегә 12 мең 130 сумнан чыгып, 1 апрельгә күпме хезмәткәр булуын исәпкә алып, биреләчәк.
Мондый ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен компаниядә 1 апрельгә эшләүче хезмәткәрләр санының кимендә 90 процентын саклап калу мәҗбүри шарт булып торачак.
Тагын бер мөһим карар – төбәкләргә 200 миллиард сум күләмендә өстәмә финанс ярдәм. Шул ук вакытта субъектларның «бу акчаларны үзләре теләгәнчә куллануы, аларны мәшгульлек һәм эшлекле активлыкка ярдәм итүнең төбәк чараларын гамәлгә ашыруга, бюджет хезмәткәрләренә пособиеләр һәм хезмәт хакы түләүгә, кичектергесез социаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерү мөмкинлеге булачак». Тагын 23 миллиард сум «ашыгыч, кичектергесез чара сыйфатында» авиация компанияләренә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
Хезмәт хакын түләүгә тәкъдим ителгән процентсыз кредитлар программасына килгәндә, аларның кимендә 75 проценты «Внешэкономбанк» гарантияләре белән тәэмин ителәчәк. Бу коммерция банкларына акчаны кире кайтарып алалмау ихтималлыгын киметү исәбенә заемнар бирүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Хөкүмәткә шулай ук система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлеген төзеп бетерергә һәм әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен ташламалы кредитлар бирергә тәкъдим ителде.
Дүшәмбе, 20 апрельдән, республикада өйдә тору режимын катгыйландырдылар. Яңалыкларның берсе – элек бирелгән барлык пропусклар да үз көчен югалта. Белешмәнең яңа формасында эшнең башлану һәм тәмамлану вакыты, хезмәткәрнең яшәгән һәм эшләгән урыны, автомобиленең маркасы һәм номеры күрсәтелгән булырга, шулай ук хезмәткәргә шәһәрдә эш буенча йөрергә кирәк булса, бу турыда билге куелырга тиеш. Өйдән эшкә бару вакыты 90 минут белән чикләнәчәк.
«Doroga02» сервисы өчен дә чикләүләр каралган, аның ярдәмендә халык машина белән баруга рөхсәт ала. Хәзер машина белән атнага ике тапкыр гына чыгып була.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авырулар белән элемтәгә кергән кешеләрне билгеләү һәм аларның өйдә тору режимын үтәвен контрольдә тоту буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Шулай ук медицина оешмаларында чир таралуга юл куймау мөһим. Моның өчен COVID-19 белән авыручы ачыклану белән учреждениене карантинга ябарга кирәк.
Җәмәгать транспорты эшенә килгәндә, машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга барлык санитар чараларны үтәргә – автобусларда перчатка һәм битлектән башка йөрмәскә кирәк.
Радий Хәбиров шулай ук коронавирус белән авыручы яки COVID-19 белән авырый дип шик астына алынган кешеләр белән эшләүче барлык табибларга, социаль хезмәткәрләргә, авыру белән эшләүче белгечләргә өстәмә акча түләү кирәклеген ассызыклады.
Читайте нас: